Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа тарих дәреслеге Русиядәге милләтләрне бетерүгә хезмәт итәчәк"


Тарих дәреслекләре
Тарих дәреслекләре

Путин тәкъдиме белән язылачак тарих дәреслеге башка милләтләрне юкка чыгарып илдә бер генә рус милләте ясауга чираттагы адым булып торырга мөмкин. Бу хакта галим Дамир Исхаков белдерде.

Быел февраль аеннан бирле Русия мәктәпләре өчен язылачак яңа тарих дәреслеген тикшерәләр. Бу дәреслекнең нинди булырга тиешлеге турында Русия җитәкчелеге дә, галимнәр дә, сәясәтчеләр дә үз фикерен белдерә.

Русия президенты Владимир Путинның тел төбеннән аңлашылганча, илдә бердәм русияле (россияне) милләте ясау, өстенлекнең рус халкына гына биреләчәге, аның иң һуманлы һәм башка халыкларны артта калганлыктан коткаручы икәнлеге бу дәреслекнең нигезенә салынырга мөмкин. Ул февраль аенда ясаган чыгышы вакытында, вакыйгаларны бәян иткәндә галимнәрнең төрле карашларны күрсәтү “безнең күп милләтле илебезнең уртак һуманитар киңлеген җимерәчәк” дип белдергән иде.

Русиядәге руслардан кала башка милләтләрне юкка чыгару, аларның телләрен һәм гореф-гадәтләрен бетерүне максат иткән дип бәяләнгән Путин имзалаган илнең милли сәясәт стратегиясе һәм яңа мәгариф кануны белән бергә бу яңа тарих дәреслеге язылгач бер генә русияле ясау мәктәптән үк ныклап башланырга мөмкин. Милли мәгарифкә, милли тарихка, милли аңга бу тәүге кизәнү түгел. Моңа кадәр дә бу юнәлештә куркыныч адымнар ясалды инде: мәгарифтәге милли стандартлар юкка чыгарылды, Бердәм дәүләт имтиханы кертелде.

Сентябрьдә Мәскәүдә әлеге тарих дәреслегенә багышланган тагын бер җыелыш булачагы әйтелгән иде. Бу дәреслекнең төп нигезен (концепциясен) әзерләүче эшче төркем башлыгы, Русия фәннәр академиясе академигы Александр Чубарьян сүзләренчә, бу җыелышка 150 галим һәм педагог килергә тиеш һәм ул Советлар тарихына, аны мәктәп дәреслекләрендә ничек яктыртыртуга багышлана.

Шулай ук сентябрь ахырында бу дәреслеккә караган тагын бер җыелыш Уфада планлаштырылган. Ул Русиягә төрле халыкларны кушуга багышланырга тиеш.

Азатлык радиосы бу дәреслекнең калыбын эшләүче эшче төркемгә кергән, Башкортстаннан җаваплы галим – Русия фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгендәге Этнологик тикшеренүләр институты директоры Айсылу Юнысовага шалтыратып әлеге булачак җыелышка әзерлек эшләре турында сорады. Аның сүзләренчә, әлегә Мәскәүдәге җыелышка мөнәсәбәттә дә, Уфаныкына килгәндә дә ул-бу сизелми, төгәл вакыты да анык түгел.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
Татарстан галиме, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бу җыелышларның тоткарлануына ике сәбәп булырга мөмкин дип белдерә. Беренчесе – дәреслекнең нинди булырга тиешлеген, Мәскәү сәясәтен төбәкләргә чыгып таратып йөрүче галимнәр Русия фәннәр академиясе тирәсендә барган ыгы-зыгы, үзгәртеп корулар белән мәшгуль булырга мөмкин. Бу Мәскәү галимнәре Казанда булып китәргә өлгерде инде.

16-17 июль көннәрендә Казанга Русия думасы рәисе Сергей Нарышкин (ул – Русия тарих җәмгыяте башлыгы) җитәкчелегендә бер төркем галимнәр килгән иде. Алар арасында Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков, Гомум тарих институты җитәкчесе Александр Чубарьян, Русия тарихы институты мөдире Юрий Петров, Археология институты директоры Николай Макаров та бар иде.

Татарстан ягыннан исә бу очрашуда дәүләт киңәшчесе, элекке президент Миңтимер Шәймиев, дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, университетның Тарих институтыннан Рамил Хәйретдинов катнашканлыгы белдерелде. Башка тарихчы галимнәрнең исемнәре телгә алынмады. Алар катнашса да, мисал өчен, Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимовка сүз бирелмәгән.

Мәскәү галимнәренең Казанга Русия тарих җәмгыяте бүлеген оештыру өчен килгәнлеге әйтелде. Баксаң, нәкъ менә шушы бүлек Идел буе бүлгесендәге галимнәрнең яңа тарих дәреслегенә карата фикерләрен туплап, аларны бер калыпка салып Мәскәүгә җибәрергә тиеш, ди тарихчылар. Дамир Исхаков та "минем белүемчә, университетның тарих институты да фикерләр туплый", диде.

Азатлык тарих дәреслеге турында тәкъдимнәр туплану-тупланмауны ачыклау өчен Русия тарих җәмгыятенең Казан бүлеге җитәкчесе итеп куелган КФУ галиме Рамил Хәйретдиновка шалтыратты, әмма ул телефонын алмады.

Казанны “кушумы”, әллә “яулап алумы”?
Русия тарих җәмгыяте бүлеген Казанда төзүнең төбендә Мәскәү сәясәтен генә алып барган галим һәм сәясәтчеләрне бергә туплау һәм язылачак тарих дәреслегенә татарның чын тарихын читләтеп үткән тәкъдимнәр әзерләтү дә ятарга мөмкин.

Инде бу тарих дәреслеге турында сүз чыккач та Русия тарих җәмгыятенең аны язарга кушучы, язуны оештыручы (заказчик) икәнлеге белдерелгән иде.

Сентябрьдә Мәскәүдә һәм Уфада җыелышлар үткәрү билгеләнеп, әмма айның яртысы бетеп килүгә карамастан ул-бу ишетелмәүгә килгәндә, Исхаков фикеренчә, икенче сәбәп тә булырга мөмкин: милли төбәкләрнең үз тарихларын дөрес итеп күрсәтергә теләк белдерә башлавы да бу очрашуларга киртә салырга мөмкин. Җитди каршылыкларның берсе – Мәскәү ягы яңа дәреслеккә Казан ханлыгын Русиягә кушу дип язарга теләсә, татар галимнәре хакыйкать таләп итә, яулап алу дип күрсәтелмәсә тарихны бозу булачак, дип әйтә.

Академик Чубарьян да яңа дәреслекне язуның иң авыр өч ягы барлыгын белдерә. Шуларның берсе – Казанны “кушумы”, әллә “яулап алумы” ди ул.

Исхаков сүзләренчә, Казан мәсьәләсеннән кала да бу дәреслекне язу өчен төзелгән һәм Русия мәгариф министрлыгы сәхифәсенә урнаштырылган тарихи-мәдәни концепциядә татар тарихына һәм башка милләтләр тарихына карата каршылыклар җитәрлек.

"Бу дәреслекнең теоретик концепциясенә күз салсак, иң күзгә ташланган әйберләр икәү. Беренчесе – бу дәреслекне Советлар чорындагы кебек үк Русиядәге бөтен халыкларның түгел, ә русларның милли тарихы буларак кына әзерләргә уйлыйлар. Башка халыкларның тарихлары монда рус милләтенең орбитасына керү сәбәпле генә катнашачак һәм милли тарихларга урын бирелмәячәк.

Икенче күзгә ташланган әйбер бар, анда православ диненең тарихын мөмкин кадәр тулырак бирергә, дип әйтелгән. Русиядәге башка киң таралган һәм җирле дип саналган диннәрнең тарихын тулы итеп бирү күз алдында тотылмый.

Дәреслектә тарихны хәрәкәт иттерүчеләр дә, башкаларга җитәкчелек итүчеләр дә руслар гына булып чыгачак.

Бу концепциядә бик күп бәхәсле әйберләр бар. Урта гасыр чорын карасак, Алтын Урда тарихына урын бирелә, әмма аның мәдәнияте, шәһәр тормышы һәм цивилизациясе үсешен күрсәткән бик күп кенә әйберләр кертелмәгән. Күбрәк Алтын Урда дәүләтенең русларны басып алуы һәм аннан соң русларның аннан котылуы турында гына сөйләнелә.

Көчләп чукындыру бөтенләй кермәгән
Татар ханлыкларын буйсындыру мәсьәләсе дә әйләнеп үтеп кенә бирелгән, ягъни колониаль сәясәт, басып алулар турында берни дә юк. Басып алулар булган бит, бу тарихта билгеле әйберләр. Әмма русларның өстенлекле булганы һәм бу вакыйгаларның халыкларны башкалар йогынтысыннан коткару өчен генә эшләнгән икәнлеге кебегрәк мәгънә килеп чыгачак бу дәреслектә.

Русиянең соңгырак чорларын карасак та, күп халыкларны көчләп чукындыру сәясәте алып барылганлыгы турында да бер сүз дә юк. Русиядәге бөтен халыклар да бик яхшы белсәләр дә, гомумән, колониаль изү турыда бик аз язылган.

Концепциядә Русиядәге халыкларның милли азатлык хәрәкәте бөтенләй диярлек тасвирланмаган. XX йөз башындагы 17-нче елга кадәр булган вакыйгалар өстән-өстән генә бирелгән.

Совет чорына килсәк, Сталин вакытындагы тискәре күренешләр: халыкларны илләреннән куу, КПСС Үзәк комитетының татарларга карата кабул ителгән 44 елгы карары тасвирланмаган. Шуның кебек безнең тарихка нык йогынты ясаган әйберләр бөтенләй бирелмәгән. Милли мәгариф системасының ничек әкренләп юкка чыга баруы шулай ук бу документта тасвирланмый. Димәк, бу вакыйгалар тарих китабында булмаячак.

Путинның хакимияткә килү дәверен карасак та, ул бары тик яхшы яктан гына язылачак. Бу вакыттагы тискәре күренешләр бөтенләй күрсәтелми.

Бу тарихта татар шәхесләре юк диярлек. Соңгы дәвердә Мәскәү белән килешүләр төзүдә роль уйнаган элекке президент Миңтимер Шәймиев турында да ләм-мим. Безнең башка тарихи шәхесләребез дә җитәрлек, мәсьәлән, Мирсәет Солтангалиев XX гасырның 20 елларында зур роль уйнаган. Ул хакта да бер сүз дә юк. Мин башкортларның Салават Юлаевын гына күрдем. Татарлар гомумән юк бу тарихта. Билгеле бу тарихта руслар тарафыннан йотылган затлы татарларның рус тарихындагы роле турында да әйтергә булыр иде. Чаадаев кебекләр, алар йөзләрчә, һәм рус мәдәниятен формалаштыруда зур роль уйнаган кешеләр.

Әгәр тарих китабы шушы килеш язылса, шул килеш язылыр да дип уйлыйм, бу совет чорындагы кебек империячел рухтагы бер дәреслек булачак. Элекке замандагы кебек шулай ук Русиядә бер генә милләт – россияннар милләте формалаштыруга хезмәт итәчәк. Монда руслар һәм рус телле төркемнәр зур әһәмияткә ия дип табылачак. Бу башка милләтләрне ассимиляциягә юнәлдерелгән тарих бу.

Ничек кенә тырышмасыннар милли аңны үзгәртә алмаячаклар
Бу концепцияне төзүчеләр шуны истән чыгарган, хәзер Русия эчендәге һәрбер зур халыкларның күп томлы тарихлары бар. Татар тарихының биш томы басылды, калган ике томы шушы ике ел эчендә бетәр дип уйлыйм мин. Бу тарихлар халык тарафыннан укыла. Алар интернетка куелачак, инде күп өлеше куелган. Шуңа күрә, мәктәптә ничек кенә тырышмасыннар, башка милләтләрнең милли аңын үзгәртә алмаячаклар дип уйлыйм мин. Чөнки балалар хәзер күбрәк интернетта утыра. Алар бу ягын истән чыгарган.

Бу тарих китабы эшләнсә Русиядәге халыклар арасында ике фикер булачак. Беренчесе – шушы дәреслек нигезендә дәүләт тарафыннан төшерелгән идеология, икенчесе – башка милләтләрнең үз эчендә әйләнештә булган милли аңнары. Тарих мәсьәләсендә ике, йә күп төрле фикерле булган дәүләт тотрыклы һәм аның җәмгыяте дә оешкан булмый. Уйлап караганда, бу дәреслек Русиянең киләчәге өчен хезмәт итмәячәк", ди Исхаков.

Аның фикеренчә, Татарстан әлеге дәреслеккә карата үз фикерен анык һәм нык итеп әйтергә тиеш.

"Аңлавымча, Казаннан ике фикер булачак. Татарстанга буйсынмаган Казан федераль университеты да фикер формалаштырырга тиеш була. Икенчесе – федераль университетка оппозициядә торган Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты тарафыннан оештырылырга тиеш булып чыга. Татарстан җитәкчеләре кайсы фикерне яклар, бу ягы миңа билгеле түгел. Әмма аларга бу юлы сайлап алырга туры киләчәк.

Концептуаль карашлардан чыгып эш иткәндә, монда берничек тә уртак фикер була алмаячак. Татар милләтенең тарихы һәм аның яшәешен тәэмин итү – бер фикер булса, икенчесе – татар милләтен бетереп россияннар милләтен булдыру. Бу ике бер-берсенә каршы килә торган концепция. Киләчәктә Татарстан сәясәтчеләренең кайсы фикерне сайлап алганын күрербез, әмма мин аннан тыш та галимнәр барыбер үз фикерләрен әйтер дип уйлыйм. Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты һәрхәлдә хәзер шуңа әзерләнә", ди Исхаков.

* * *
Азатлык "Тарих дәреслеген тикшерәбез" дип аталган сәхифә ачып җибәрә. Анда галимнәрнең, укытучыларның, татар тарихына битараф булмаганнарның фикерләрен урнаштырылачак. Сез дә язылачак тарих дәреслеген тикшерүдә катнаша аласыз.
XS
SM
MD
LG