Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керри һәм Лавров Сүриягә багышланган конференция өчен сөйләшүләр үткәрәчәк


Сергей Лавров (с) һәм Джон Керри
Сергей Лавров (с) һәм Джон Керри
АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүриядәге химик коралны контрольгә алу сөйләшүләре бу илдәге вәзгыятькә багышланган халыкара конференцияне үткәрүгә ярдәм итәчәк дип саный. Алар бу конференциянең кайчан үтәчәген килешү өчен сентябрь ахырында Нью-Йоркта очрашачакларын белдерде.

Әлегеләр хакында алар Женевада үткән киңәшләшүдән соң әйтте. Анда БМО һәм Гарәп дәүләтләре лигасыннан Сүриядә махсус вәкил Лахдар Баһрими да катнашты.

Русия президенты Владимир Путин җомга көнне Димәшкнең химик коралны тыю конвенциясенә кушылырга карар кылуы Сүрия низагын чишүдә җитди адым булачак, дип белдерде.

Җомга The Wall Street Journal газеты, АКШ рәсмиләре һәм Якын Көнчыгыштагы чыганакларга таянып, Сүрия армиясенең "450" дип аталган яшерен хәрби бүлекләренең илдәге агулаучы матдәләрне һәм коралны табу җиңел булмасын өчен 50 урынга таратканлыгын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG