Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман яшьләре арасында футбол ярышлары узачак


20-29 сентябрьдә"Ярдәм” мәчете каршындагы футбол мәйданчыгында Казан мөселман яшьләренең шәһәр ярышлары узачак. Tatar Islam хәбәр итүенчә, әлеге чара Казан мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә.

Ярышларда Казандагы барлык мәчетләр дә катнашачак, һәр команда 8 кешедән торачак. Җиңүчеләргә исә кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Бу чараның максаты – мөселман яшьләре арасында спортка кызыксынуны арттыру.
XS
SM
MD
LG