Accessibility links

Иран кунаклары татар-мөселман киемнәрен карады


Иран кунаклары татар-мөселман киемнәрен карады
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:11 0:00

Казанда Иран кунаклары татар-мөселман киемнәрен карады

17 сентябрьдә Казанның Халыклар дуслыгы йортында Ираннан килгән кунакларга татар-мөселман киемнәре күрсәтелде. Әлеге чара Иран һәм Татарстан хатын-кызлары дуслыгы атналыгы кысаларында үтте.

Дини киемнәр белән бергә милли киемнәргә якын коллекцияләрне тәкъдим итүче дизайнерлар да булды, алар татар кызлары иде.

Иран һәм Татарстан хатын-кызлары дуслыгы атналыгы кысаларында үтүче бу чараны Русия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина алып барды. Мөселман киемнәрен күрсәтү барышында һәр дизайнер үз эшенә кыскача аңлатма бирде. Шунда ук Ираннан килгән музыкантлар уен коралларында уйнады, Иран дизайнеры чыгыш ясады. Азакта Иранның Казандагы баш консулы Рәсүл Шаян катнашында гаиләгә багышланган түгәрәк өстәл узды.

Татарстан-Иран хатын-кызлары дуслыгы атнасы 16 сентябрьдә башланып 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Соңгы көнне әлеге чара Халыклар дуслыгы йортында традицион Иран көйләре концерты белән тәмамланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG