Accessibility links

Халиков Чаллыда журналистларны күрмәмешкә салынды


Халиков яңа ачылган ипотека кредиты бирү үзәгендә
Халиков яңа ачылган ипотека кредиты бирү үзәгендә

18 сентябрьдә Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Чаллыга килде. Рәсми хәбәрләргә күрә, аның сәфәре Русия саклык банкының ипотека кредиты бирү үзәген ачу белән бәйле иде. Ләкин премьер-министр әлеге чара барышында матбугат чараларына бернинди дә аңлатма бирмәде.

Русия саклык банкы тарафыннан шәһәрнең 13нче бистәсендә ачылган ипотека кредиты бирү үзәге Татарстанда тугызынчысы икән һәм биредә барысы да “бер тәрәзә” форматында эшләнәчәк.

Әлеге чарада Халиков “Туган шәһәремдә шушындый үзәк ачылуына мин бик шат, торакны кредитлау юнәлешендә яңа мөмкилекләр ачылуга тагын бер адым ясалды”, дип белдерде.

Шушында ук Русия саклык банкы тарафыннан Татарстанда 8,2 миллиард сумга 7092 торак кредиты бирелүе әйтелде. Шуның 2 миллиард 227 миллионы (1887 кредит) Чаллыга туры килә.

Русия саклык банкының шушы бүлеге янәшәсендә генә салынган торак инвестиия компаниясендә дә булды премьер-министр. Аңа биредә дә кредит алу, иске фатирны сатып яңасын сайлау буенча “бер тәрәзә” системасын булдыруларын әйттеләр. Шушылар хакында Халиковка Чаллының төзелеш буенча элекке хаким урынбасары Мөнир Гайнулов, шәһәр башлыгы Васыйл Шәйхразиев аңлатма бирде.

Ләкин Илдар Халиков, аны озата йөрүче чиновниклар матбугат чаралары вәкилләрен күрмәмешкә салынды, ачык микрофоннарны тиз-тиз читләтеп уздылар. Югыйсә, журналистларның Татарстанда фатир бәяләренең, кредитларның, ипотеканың югары процентлы булуы, КАМАЗ эшчәнлеге хакында һәм башка сораулары күп иде.
XS
SM
MD
LG