Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимовка җинаять эше ачылуы ихтимал


Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

Төрле авыр җинаятьләр кылуда гаепләнеп гомерлеккә хөкем ителгән Башкортстанның элекке сенаторы Игорь Изместьевның адвокаты Александр Гусак, ул җинаятьләр артында Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал тора, дигән белдерү ясады.

Изместьевның адвокаты Александр Гусак 17 сентябрьдә ИТАР-ТАСС агентлыгына: "Без 2003 елда булган террор гамәленә һәм төбәктәге төрле кеше үтерүләргә элекке президент Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал Рәхимовның катнашы булуы турында мәгълүмат алуга ирештек”, дип белдерде. Шулай ук, Изместьевка тагылган җинаятьләрне кылуга кайбер хокук саклау органнары хезмәткәрләренең дә катнашлыклары бар, дигән ул. Александр Гусак, шулай ук, Изместьевка гаеп тагуда төп рольне уйнаган Кингисепп оешкан җинаять төркеме башлыгы Сергей Финагинның Изместьевка яла яккан булуы турында да белдергән.

2010 елның 28 декабрендә Мәскәү мәхкәмәсе Игорь Изместьевны 2003 елгы президент сайлауларына әзерлек барышында Уфада террор гамәле оештыруда, яллап кеше үтертүләрдә, президентлыкка намзәт Мортаза Рәхимовка каршы материаллар басучы Златоусттагы басмаханәне яндыртуда, зур күләмдә салым түләмәүдә һәм ФСБ хезмәткәренә ришвәт бирергә маташуда гаепле дип табып, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Яңа ачылган фактларга таянып Изместьевның адвокатлары Мәскәү мәхкәмәсе карары буенча Русия Югары мәхкәмәсе рәисе Вячеслав Лебедев исеменә яңа шикаять әзерләгәннәр. Бер үк вакытта алар шушы мәсьәлә буенча шикаятьне Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә җибәргәннәр.

Әлеге вакытта Игорь Изместьев төрмәдә, Мортаза Рәхимов 63 миллиард сум акчага ия булган "Урал" хәйрия фонды башында утыра, Уфада яши, ә Урал Рәхимов, матбугатта яңгыраган хәбәрләргә караганда, Австриядә яшәп ята.
XS
SM
MD
LG