Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр ислам фиркаләре өчен тавыш бирергә әзер


«Политех» социаль технологияләр агентлыгы уздырган сорыштыруга караганда, Русиянең мөселманнар күпләп яшәгән республикаларында халыкның 44-49%, ә Чечня белән Ингушетиядә 68% ислам фиркаләре өчен тавыш бирергә әзер булуын әйткән. Сораштыру Русиянең 400дән артык шәһәрендә уздырылган. Анда 4070 кеше катнашкан.

Русия Дәүләт думасына сайлауда ислам партиясе 1,1% кеше тавыш казанырга мөмкинлеге әйтелсә, төбәкләрдә мөселман фиркаләренең җиңеп чыгу ихтималлыгы зур.

Социологлар Русиядә мөселманлыкның артуын билгели һәм инде хәзердән үк кайбер төбәкләрне ислам республикалары дип атарга мөмкинлеген әйтә. Милли стратегия институты башлыгы Михаил Ремизов исламны сәясәтләштерү бара дип саный.
XS
SM
MD
LG