Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейлар балаларының гаебе нидә?


Гей һәм лесбиян гаиләләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында канун өлгесе Дәүләт Думасына тәкъдим ителде. Русиядә ике миллионлап гей бала үстерә, дип санала.

Русиядә яшәүче гейлар хәзер үзләре өчен генә түгел, балалары өчен дә борчыла. Гейлар арасында бала үстерүчеләр күп. Рәсмиләр ике миллионлап гей һәм лесбиян бала тәрбияли, дигән сан китерә.

"Куркам. Гаиләмә бер-бер хәл булыр, дип котым очып тора", ди Петербурда яшәүче Саша исемле ханым. Үзенең лесбиян булуын ул олырак яшькә җиткәч кенә аңлаган.

Думага "традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр рекламасын тыю" турындагы яңа канунның дәвамы буларак яңа канун өлгесе тәкъдим ителде. Проект хупланса, ата-аналарның гей яки лесбиян булу аркасында аларны бала үстерү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу очракта ата-ана хокукыннан мәхрүм итүгә сәбәпләр арасында наркомания һәм баласын кыйнау белән бергә һомосексуализм да куелачак.

"Ата-анасының бер үк җенестәге кеше белән җенси мөнәсәбәткә керүен белеп тору баланың аңына коточкыч зур зыян сала ала", дип белдерде канун авторы депутат Алексей Журавлев.

Канун өлгесе Дәүләт Думасында киләсе берничә атна эчендә каралыр дип көтелә. "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасе депутат Журавлевның матбугат вәкиле бу хакта аңлатма бирергә теләмәде.

Кеше хокукларын яклаучылар әлеге канун өлгесенә кискен каршы чыкты һәм аны гей ата-аналарны үз балалары алдында чынбарлыкны яшереп ялган тормыш алып барыруга этәрү дип бәяләде.

"Бу кануннарның нәтиҗәсе хәзердән үк күренә. Кешеләр бер-берсен дошман итеп күрә башлады, бер-берсенә каршы котырту бу", ди Петербурда яшәүче Саша.

Тормыш иптәше Марина белән алар Маринаның өч яшьлек улын үстерә. Эш урыннарында һәм күрше-тирәдә алар үзләрен апа-сеңел итеп таныткан.

"Мин үземнең кем булганымны әйтергә куркам. Балалар бакчасында, хастаханәгә барганда "мин дә баланың әнисе", дип әйтергә куркам. Әлегә шулай яшибез. Бу илдә яшәгәндә мин беркайчан да дөреслекне әйтә алмаячакмын, хәтта улыбызга да. Миңа моны кабул итү бик авыр булды", ди Саша.

Һомосексуализмны җинаять санаган совет кануны 1993 елда гамәлдән чыгарылса да, дөньяның бу өлешендә гейларга караш үзгәрмәде.

Гейларга кан тапшыруны тыю халык арасында болай да киң таралган һомосексуализмның җинаять яки дәваларга кирәкле авыру булганына ышануны арттырды. Илдә балаларның аз тууында да, ВИЧ таралуында да нахакка гейларны гаеплиләр.

"Гейлар корал сатып ала"

Гейларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү канунына протест йөзеннән танылган журналист һәм гейлар хокукларын яклаучы Елена Костюченко Русиянең Дәүләт Думасында эшләүче "яшерен гейлар" исемлеген әзерләгәнен белдерде. Костюченко әлеге канун өлгесенә каршы тавыш бирергә батырлык итмәгән "яшерен гейларның" исемнәрен киң җәмәгатьчелеккә игълан итәчәге белән яный.

Журналист бу канунның да "Бердәм Русия" тәкъдим иткән башка кануннар кебек Дәүләт Думасында хупланачагын фаразлый.

Елена Костюченко
Елена Костюченко
"Канун өлгесе турында билгеле булгач гейлар яшәгән җирләреннән китү ягын карый башлады. Чит илгә китә алмаучылар Русиянең башка берәр төбәгенә күчеп китә. Бала үстергән бик күп гаиләне беләм, күпләр корал сатып ала. Берсенең дә баланы беркемгә дә бирәселәре килми. Алар балаларын алырга килсәләр сугышка әзерләнә", Костюченко.

Саша белән Марина беркая да китәргә теләми. Үзенең реклама агентлыгын булдырган Саша яраткан эшен һәм гаиләсен калдырып каядыр китүне күз алдына да китерә алмый.

"Кемдер безнең тәрәзәгә бозылган күкәй белән Молотов коктейльләре ата башласа, әлбәттә, китәчәкбез. Бу бик мөмкин. Позитив булырга тырышам, ләкин төшенкелек баса", ди Саша.
XS
SM
MD
LG