Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдә дини белем алу өчен башта Татарстанда укырга кирәк


Чит илгә китеп белем алу өчен башта Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә дә укырга мөмкин
Чит илгә китеп белем алу өчен башта Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә дә укырга мөмкин

Кыргызстанда "Тәблиги җәмәгать" хәрәкәте вәкилләре дәгъваты нигезендә фәкыйрьрәк гаиләдән булучылар бушка белем алу өчен чит илгә китә. Татарстанда дини белем алу өчен хәзер тиктомалдан гына читкә чыгып китү мөмкинлеге юк диярлек.

Русия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казакъстан, Төркмәнстан, Иранда "Таблиги җәмәгать" хәрәкәте тыелган санала. Ә менә Кыргызстанда бу төркем бик иркен эш итә. Берничә еллар дәвамында инде алар авыллардан-авылларга йөреп дәгъват алып бара. Һәм шул өндәүләр нигезендә белем алуга финанс мөмкинлеге булмаган фәкыйрьрәк гаиләдәге яшүсмерләрнең ата-аналары дини белем алу өчен балаларын Бангладешка җибәрә.

Хәзерге вакытта ничә гаиләнең үз баласын андагы ислам мәктәбендә укытуы мәгълүм түгел. Шуларның берсе, әлеге мәктәптә укырга кергәннән соң исемен Әхмәт дип үзгәрткән 23 яшьлек егет инде Бангладешның Даккә мәдрәсәсендә алты ел белем ала. Аңа 17 яшь булганда таблигъчылар дәгъваты нигезендә ул чит илгә чыгып китә һәм хәзер инде ул үзе дә Кыргызстанга дәгъватчы булып кайтырга әзерлеген әйтә. Әхмәт Коръәнне яттан белә, дини тәгълиматларны өйрәнгән.

Билгеле булганча, Татарстанда 1990нчы елларда чит илгә дини белем алырга китүче яшьләр артты. Аларның кайберләрен соңрак безнең төбәккә хас булмаган ислам юнәлешләрен сеңдереп кайтып, республикадагы яшьләргә дә таратуда гаепләделәр. Шуңа ислам белемен Русиядә алу киңәш ителде.

Инде хәзер Татарстанда мәктәпне тәмамлаудан соң чит илгә белем алырга китү мөмкинлеге юк диярлек. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге баш белгече Айдар Карибуллин әйтте.

Аның сүзләренчә, чит илдә белем алырга китер алдыннан татарстаннар башта республикадагы берәр дини һөнәри мәдрәсәне яки ислам институтын тәмамларга тиеш.

"2000 ел урталарына кадәр чит илгә дини белем алырга китү ирекле иде. Мисал өчен, Согуд Гарәбстаны квоталар бүлеп бирә һәм шуның нигезендә Диния нәзарәте юлламасы белән укырга китәләр иде. 2011 елдан бирле инде мондый юлламалар бирелми. Анда барыр өчен шәкерт беренче чиратта Татарстанда базалы белем алырга тиеш. Русия ислам университетының Төркия, Малайзия уку йортлары белән килешүләре бар һәм алар бакалаврияттан соң магистратурага теләүче шәкертләрне шунда җибәрә. Хәзер анда Татарстаннан йөздән артык шәкерт белем ала. Алар Согуд Гарәбстанында Мәккә-Мәдинә шәһәрендә, Төркиядә, Малайзиядә, Индонезиядә укыйлар", ди ул.

Элек читтә дини белем алуга ниндидер аерым тәртипләр булмау сәбәпле, анда мәктәп укучылары да китә алган. Хәзер исә бу нык контрольдә тотыла. Ләкин шулай да үзлегеннән дини белем алырга китүчеләр булырга мөмкинлеген Карибуллин кире какмый, әмма аларның бик аз санда булуын әйтә.

"Алар бит анда дини белем алырга дип түгел, ә туристлык визасы белән китә, шуңа алар турында мәгълүматыбыз юк", ди ул.
XS
SM
MD
LG