Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ТИҮ бинасын сатуга каршы пикет узды

ТИҮ бинасы сатылуга каршы пикет
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:02 0:00

ТИҮ бинасын сатуга каршы пикет узды

20 сентябрьдә Казанның Карл Маркс урамында урнашкан Татар иҗтимагый үзәге бинасы аукционда сатылуга бер көн кала моңа каршы чираттагы пикет узды.

Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге уздырган пикетта "Китмибез", "1552 ел - Казанда татарлар бетерелде, 2013 ел - татарларны өеннән куалар", "Закиров, Метшин! Татар йортын сату - татар халкын сату" дигән һәм башка татар, инглиз, рус телләрендә язылган шигарләр күтәрелде.

Пикетта ТИҮ йортын сатуга каршы сәяси ачлык игълан итүчеләр дә катнашты. Алар арасыннан Наил Нәбиуллин бина сатыла калса да ачлыкларын дәвам итәчәкләре турында кабатлады.

"Безне ашыгыч ярдәм табибларымы, әллә инде полиция чыгарамы без барыбер ачлыкны туктатмаячакбыз. Чөнки башка юл юк. Без ахыргача үзебезнең бинабыз өчен көрәшергә әзер. Аннан соң, бина бит ул бер символ гына, ул милләтнең көрәш символы. Без бина өчен генә көрәшмибез. Без милләтебезнең киләчәге, аның бүгенге барлыгы һәм милләтебезнең сакланышы өчен көрәшәбез", диде ул.

Икенче бер ачлык тотучы ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов, бу пикетны оештыруның максаты - халыкка бу вазгыятьне аңлату икәне турында әйтте.

"Сәяси ачлык игълан итеп бинада бикләнеп утырырга гына ярамый. Халыкка аз булса да әлеге хәлне җиткерергә дә тиешбез. Иртәгә бу йорт сатыла калган очракта да без вакыты билгесез ачлыгыбызны дәвам итәчәкбез", дип белдерде Ибраһимов.

ТИҮ вәкиле "Азатлык" радиосы сайтының форумында үзләре турында язылган мәкаләләрне укып, видеоларны карап, андагы фикерләрне тикшереп барулары турында әйтте һәм сайт форумында үзләренең ачлык игълан итүләренә каршы чыгучыларга карата үз фикерләрен белдерде.

"Һәрбер кеше үз фикерен әйтергә хаклы һәм шулай ук һәрбер кеше үз гамәле өчен җавап та бирә. Мин үзем кылган гамәлне татар халкына кирәксез гамәл дип атамыйм. Ятып калганчы атып калырга кирәк. Минем үз фикерем бар, форумга язучыларның үз фикере. Вил Мирзаянов форумда ничек уйлый икән, шулай уйласын. Аннан соң аның безгә карата әйткән сүзләре үз гамәленә каршы килә шикелле. Ник дисәң, мин аның "Вызов" дигән китабын укыган кеше. Һәм аның һәр җөмләсенә мин кулымны куям. Ул да бит үз вакытында аңа карата бәйләнүләр арткач каршы торырга мәҗбүр булган иде. Мин Мирзаяновның элекке гамәле белән килешәм", дип белдерде Рәүф Ибраһимов.

Пикетны Бауман урамыннан үтеп китүчеләр дә якыннан күзәтте. Килеп кайберләре пикетчыларга теләктәшлек күрсәтсә, кайберәүләр исә төрле темаларга алар белән бәхәсләшеп тә китте. Пикет барышын шулай ук бер төркем урыс милләтчеләре дә карап торды. Хәер, алар соңгы арада мондый пикетларның даими күзәтүчеләренә әйләнде. Шулай да, чара тыныч үтте, тәртип бозулар күзәтелмәде.

20 сентябрьгә Казанның Карл Маркс урамы 41/13нче йорттагы Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бинаны аукционда сату билгеләнгән. Казан башкарма комитеты аның бәясен 11,6 милион сум дип куйган. Аукционда катнашу өчен 10%лык беренчел акча кертелгән инде.

Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге әлеге бинаны саттырмас өчен моңа кадәр дә төрле пикет, митинглар уздырды. Ахыр чиктә шушы максаттан 14 сентябрьдә сәяси ачлык игълан итте. Аларның ачлыклары бүген алтынчы көненә керде.

ТИҮ бинасын саклау пикеты

19 сентябрь, Казанда милли хәрәкәтнең Бауман урамындагы пикеты
1/18 19 сентябрь, Казанда милли хәрәкәтнең Бауман урамындагы пикеты
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
19 сентябрь, Казанда милли хәрәкәтнең Бауман урамындагы пикеты
2/18 19 сентябрь, Казанда милли хәрәкәтнең Бауман урамындагы пикеты
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
19 сентябрь, Казанда милли хәрәкәтнең Бауман урамындагы пикеты
3/18 19 сентябрь, Казанда милли хәрәкәтнең Бауман урамындагы пикеты
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
"Азатлык" яшьләре берлеге егетләре
4/18 "Азатлык" яшьләре берлеге егетләре
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Милли хәрәкәт вәкилләре
5/18 Милли хәрәкәт вәкилләре
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Яшь хәбәрче
6/18 Яшь хәбәрче

Бауман урамы
7/18 Бауман урамы

ТИҮ бинасын яклаучылар
8/18 ТИҮ бинасын яклаучылар
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Өлкән буын
9/18 Өлкән буын

Бауман урамында ТИҮ пикеты
10/18 Бауман урамында ТИҮ пикеты
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Бауман урамында ТИҮ митингы
11/18 Бауман урамында ТИҮ митингы
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Митингка чыгучыларны читтән күзәтүче туташлар
12/18 Митингка чыгучыларны читтән күзәтүче туташлар
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Бауман урамында ТИҮ пикеты
13/18 Бауман урамында ТИҮ пикеты
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Гөмәр хәзрәт Батырша
14/18 Гөмәр хәзрәт Батырша
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
"Азатлык" берлеге вәкилләре
15/18 "Азатлык" берлеге вәкилләре
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Митинг йомгакланган вакыт, өлкән буын әләмнәрне җыя
16/18 Митинг йомгакланган вакыт, өлкән буын әләмнәрне җыя
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Милли хәрәктнең иң актив өлкән буын вәкилләре
17/18 Милли хәрәктнең иң актив өлкән буын вәкилләре
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Пикетны читтән күзәтүче туташ
18/18 Пикетны читтән күзәтүче туташ
19 сентябрьдә милли хәрәкәт вәкилләре Татар иҗтимагый үзәге бинасын саттырмаска тырышып аукцион алдыннан пикет үткәрде. Йөзләрендә төшенкелек билгеләре күренсә дә алар Бауманнан үтүче кешеләр алдында шигарләрен нык тоттылар. Милли җанлы егетләр үзләренең куллары белән "без көчле" дигән билгеләр күрсәтте.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG