Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида "Татар җыры" бәйгесе уза


Сәүчия Емельяненко: "Сыңрау торна"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00

Сәүчия Емельяненко: "Сыңрау торна"

27-28 сентябрь көннәрендә Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә VII өлкә «Татар җыры» бәйгесенең икенче һәм өченче турлары узды. Бәйге IX «Бердәмлек» өлкә милли мәдәниятләр фестивале кысаларында үткәрелә.

Омскида «Татар җыры» бәйгеләре 1998 елдан бирле үткәрелеп килә. 2004 елга кадәр ике елга бер мәртәбә оештырылган бәйгеләр хәзер өч елга бер генә уза. Өлкә бюджетыннан финанслана торган Нәүрүз, Сабантуе, «Яңа йолдыз» кебек башка күләмле чаралар да өч елга бер генә мәртәбә үткәрелә. Моның сәбәбе әлбәттә акча мәсьәләсенә бәйле.

Шуңа да карамастан конкурсларның дәрәҗәсе арта бара, авыл-районнарда яңа җыр коллективлары барлыкка килә, яңа талантлар табылып тора. Омскида өлкә күләмендә үткәрелүче бу бәйгедә 15 ел элек 4-5 кенә катнашучы булса, соңгыларында инде йөздән артык җырчы катнашты.

VII «Татар җыры» бәйгесенең беренче туры 20 сентябрьдә Омскида, икенче һәм өченче турлары 27-28 сентябрь көннәрендә өлкәнең Тара шәһәрендә үтте. Омскидан икенче турга һәрвакыттагыча өч ялгыз җырчы, бер дуэт - парлы җырчылар һәм «Умырзая» ансамбленең «Моң» җыр төркеме сайлап алынды. Сан буенча күбрәк катнашучы үткәрелми, бәйгенең шартнамәсендә, катнашучылар бер коллективтан 12 кешедән артык булырга тиеш түгел дип ассызыкланган.

Хөкемдарларның күңеленә аеруча хуш килгән җырларның берсе - Сәүчия Емельяненко башкаруындагы «Сыңрау торна» булды.
XS
SM
MD
LG