Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарапулда татар сыйныфлары быел да ачылмады


Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары Хаҗия һәм Дәлфир Нәбиевлар гаиләсе белән
Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары Хаҗия һәм Дәлфир Нәбиевлар гаиләсе белән

Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач та, Удмуртия республикасының Сарапул шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге беренчеләрдән булып оешты. Милли хәрәкәт вәкилләре өйдән-өйгә йөреп, татар гаиләләре белән танышты. Ике мәктәптә балаларны татар сыйныфларына туплап, туган телебездә укытуга иреште. Мәдәният өлкәсендә дә уңышлар яулады. Әмма соңгы елларда бөртекләп тупланган сыйныфлар юкка чыкты. Моңа шәһәрнең татар үзәге әгъзалары ачыклык кертте.

ТИҮ әгъзасы Светлана Борһанова татар оешмасында ике дистәдән артык. Туксанынчы елларда ТИҮнең беренче рәисе Нәҗип ага Камалов белән мәктәпләрдә татар сыйныфларын ачу буенча бергә ата-аналар белән сөйләшеп йөргән. Сыйныфлар ачылгач, ел саен балаларын ата-аналар милли сыйныфка язгач, ТИҮ вәкилләре тынычланган. "Ике ел элек 2нче санлы мәктәптә балалар җыелмагач, без йөреп карадык, мәктәптә сөйләштек, ата-аналар белән очраштык. Әмма җитди адымнар ясамадык, шуңа икенче елны 21-нче санлы мәктәптә дә сыйныф тупланмады. Чаң сугарга кирәк иде. Без тагын тыныч кына кабул иттек", диде Светлана ханым.

Мәктәпләрдә милли оешма вәкилләре балаларга кулланыр өчен китаплар, дәреслекләр булдырган. Техника да тапканнар. Әле ике ел элек балаларны түгәрәккә җыеп, өлкәннәр биюләр, җырлар өйрәткән. Укучылар татар мәдәни чараларынан тыш район, шәһәркүләм чараларда даими катнашып киләләр икән. Агымдагы елның мартында узган “Халкым белән горурланам” кичәсендә 21 мәктәптән балалар төркеме чыгышы сөендерде. Бу мәктәптә икенче ел мәдәният түгәрәге генә эшли.

Сарапулның 2нче санлы мәктәбендә татар теле дәресләрен Эльвира Каерова укытты. Ул әбисенең дәвамчысы икән. Эльвира Каерова балаларга уку әсбәпларын, әдәби китапларны Татарстан шәһәрләреннән, танышлары аркылы сөйләшеп, үзе алып кайткан. Рәзилә ханым Каерова кызына дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп алып бару өчен кирәкле материаллар тупларга ярдәм иткән.

“Сарапулда татар сыйныфларының тупланмавында мәктәп җитәкчеләренең дә гаебе бар. Элек аларга милли сыйныфларның булуы төрле бәйгеләрдә, проектларда катнашып, грантлар яулауда бер күрсәткеч булып торган. Хәзер милли сыйныфларның кирәге калмаган. “Гаеп үзебездә дә бар”, диде Сарапул шәһәре ТИҮ әгъзасы Светлана Борһанова.

Сарапулда яшәүче татарлар саны кимемәгән. Балалар саны да җитәрлек. Әмма ата-аналарның милли сыйныфларга карашын үзгәртергә кирәк. Элек татар сыйныфларына катнаш гаиләләрдән балалар күбрәк булган. Аларның әти-әниләре ике телне дә камил белсен дип йөргәннәр. Хәзер татар үзәгенә эшен җанландырып җибәрүне максат итеп куярга дигән фикердә ханымнар.

Яшьләрдә дә милли рух тәрбияләү дә әлегә аксый. Аларга да игътибарны арттырырга кирәк дигән фикердә Сарапул ТИҮ әгъзасы Гамилә Нәбиева.

Әлегә “Элеконд” мәдәният йортында тупланып эшләүче “Яшьлек” фольклор ансамблендә дә күбрәк өлкәннәрнең булуы, яшьләрнең милли моңнарыбыз белән кызыксынмавы да ТИҮ әгъзаларында борчу тудыра. Шуңа да агымдагы елда урта һәм югары белем бирү уку йортларына игътибар юнәлтергә ниятләре.

Сарапулда татар сыйныфлары быел да ачылмады
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:38 0:00
XS
SM
MD
LG