Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: "Greenpeace" - канун бозучылар


Печора диңгезендәге нефть табу корылмасына менгәндә тотылган "Greenpeace" экология хәрәкәте активистларын "пиратлыкта" гаепләгәннән соң Русия президенты Владимир Путин, "алар пиратлар түгел, әмма халыкара кануннарны бозды", дип белдерде.

Путин бүген Салехардта узган халыкара Арктика форумында катнаша. Аның сүзләренә караганда, чик сакчылары нефть корылмасына кемнең менгәнен белмәгән.

"Кениядә булган хәлләрне исәпкә алганда, төрле хәлләр була ала", диде Путин.

Экологларның "Аrctic Sunrise" көймәсе 19 сентябрь Печора диңгезендә тоткарланып Мурманскига җибәрелде. "Greenpeace" вәкилләре Арктикада нефть табуга каршы чара уздырырга җыенган булган.

Активистлар (30лап кеше )төрле шәһәрләрдәге тикшерү изоляторларына озатылды. Русия һәм БДБ илләренең экология оешмалары Путинга "Greenpeace" вәкилләрен иреккә чыгаруны сорап мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG