Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның милли балалар бакчасы яңа уку елына әзер


Бакчада Сабантуй мизгелләре
Бакчада Сабантуй мизгелләре

Сентябрь ае балалар бакчаларында яңа килгән сабыйларны коллективка күндерү, тәрбиячеләрнең яңа уку елына әзерләнү мәшәкатьләре белән үтә. Мәктәпләрне махсус тикшерүчеләр август аенда кабул итсә, балалар бакчаларында бу эш сентябрьгә кала.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укыту һәм тәрбия эше быелгы сентябрьдән гамәлгә кергән яңа стандартларга нигезләнеп алып барылырга тиеш. Күп кенә үзгәрешләр мәктәпкәчә белем бирү системасында да булачак. Мәктәпкәчә белем бирү хәзер гомуми белемнең тәүге баскычы дип аталачак һәм үзенең федераль стандарты буенча эшләячәк. Бу рәсми рәвештә беренче тапкыр шулай дип атала. Яңа федераль стандарт нигезендә балаларны төрле яктан үстерү, мәктәп програмын җиңел кабул итү өчен яңа програмнар булдыру максат итеп куела. Шулай итеп балалар бакчасы кечкенә яисә башлангыч мәктәпкә әверелергә тиеш.

Ижауның 116нчы балалар бакчасы хезмәткәрләре куелган таләпләрне үтәргә әзер. Ә балалар бакчаларына түләү мәсьәләсенә килгәндә, быел әти-әниләргә узган елга караганда өч процентка артыграк түләргә туры килә. Ә моңа кадәр әти-әниләр кесәсенә түләнгән акчаның кире кайтарылган суммасы - беренче бала өчен 20 процент, 50% икенче бала өчен, 75% өченче һәм башка балалар өчен сакланачак.

Балаларга һава тырышы нинди булуына карамастан җылы киенеп, саф һавада йөгереп йөрү – иң шатлыклы мизгелләрдер, мөгаен. Җәйге ялдан соң матур итеп буялган, чәчәкләр белән тулы бакчада дуслары белән очрашуы да, инде берничә ай дәвамында онытылган уеннарны искә төшерүе, яратып уйнаган уенчыкларны барлау – болар барысы да малай-кызларның күңелләрендә шатлыклы хисләр тудыруында бер дә шик юк. “116нчы балалар бакчасы хезмәткәрләре яңа уку һәм тәрбия елын башлап, яңа стандартларга нигезләнеп эшләргә әзер”, диде бакча мөдире Наталья Тарасова.

Рәсилә Гатауллина (с), Наталья Тарасова һәм педагог Екатерина Баженова
Рәсилә Гатауллина (с), Наталья Тарасова һәм педагог Екатерина Баженова
Наталья Тарасова бакча мөдире вазифасын әле берничә ай гына башкара. Әмма инде биредәге үзенчәлекләр белән таныш. Бакча татар һәм катнаш гаиләләрдән килгән сабыйларны туган телен өйрәтеп, милли рухта тәрбия бирү юнәлешендә эшне ике дистә елдан артык алып бара. “Яңа уку елында да бу өлкәдә эшне тагын да җанландырып җибәрергә ниятебез”, диде яңа җитәкче.

Бакчада Васильева һәм Доронованың “Радуга” програмы нигезендә тәрбия эшен алып баралар. Балалар өчен группалар да шушы програмнарга нигезләнеп әзерләнгән. Соңгы елларда группаларда балалар саны арту сәбәпле, бүлмәне барлык сабыйларга шөгыль табуны күздә тотып эшләгәннәр. Малайлар, кызларга хас уенчыклардан тупланган зоналар, аптека, кибет, техника, киенү-бизәнү почмагы.

Татар гаиләләреннән сабыйлар күңелендә милли рух тәрбияләү буенча да әзерлек эшләре башкарылган. Метод бүлмәдә күпләп тиешле әсбаплар, дәресләрдә куллану өчен башка кирәк-ярак әйберләр тупланган. Бакчада педагог вазифасын башкаручы Екатерина Баженова инде күршедә урнашкан Муса Җәлил китапханәсе хезмәткәрләре белән уртак план төзегәннәр, Абдулла Алишның туган көненә багышлап, аның әкиятләрен сәхнәләштерергә ниятләре. Балалар китапханәдә укучылар алдында чыгыш ясый, әдәби кичәләрдә катнаша. Бу да планда тора.

Татар теле дәресләре дә 116нчы бакчада кызыклы итеп уздырылачак. Республикада яшәүче халыкларга багышланган музей бүлмәсе дә хәзер үзгәртеп корылган. Бакчада сабыйлар саны арту сәбәпле музейның элеккеге бүлмәсе яңадан группа итеп эшләнгән. Элек музейда республикада яшәүче удмурт, татар һәм рус халыкларына багышланган аерым зоналар булса, хәзер алар бергә урнаштырылган. Татар теле белгече Рәсилә Гатауллина шунда ук һәр халыкта кулланышта булган сөлгеләрнең аермаларын, аңлатты. Шунда ук урнашкан туку станогында тастымаллар тукуын әйтте.

“Музейдагы экспонатлар ярдәмендә һәр халыкның көнкүреш кулланышында булган әйберләрне күрсәтеп, аларның үзенчәлеген, бизәкләкләрен, аңлату өчен бик җайлы”, дип басым ясады татар теле белгече Рәсилә Гатауллина.

Үткән елда балалар белән бик күп чаралар уздырылса, быел да эш планы зурлап билгеләнгән. Каз өмәсе бәйрәме, бакчада театр түгәрәге эшли, яңа әкият әзерләргә сценарий язган, календарь буенча билгеләнеп үтеләчәк бәйрәмнәргә дә милли моң, төсмер кертеләчәк.

Бакчада Сабантуй мизгеле
Бакчада Сабантуй мизгеле
Бакчада планга кертелгән чараларны кызыклы, балаларның күңелендә калырлык итеп уздыру, нәниләрнең сүз байлыгын үстерү, милли йолаларны тиешле дәрәҗәдә аңлату максат итеп куела. Монда инде китаплар, тупланган методик белешмәләрдән тыш татар интернет сайтлары да ярдәмгә килә икән. “Чараларда электрон техника куллану да сабыйларда кызыксыну уята. Аеруча, ата-аналарга үз сабыйларын бакча тормышындагы шартларда күзәтү, аларның характерындагы кайбер үзгәрешләрне күреп, үз вакытында игътибар юнәлтү өчен дә ярдәм итәчәк дигән фикердә”, педагог Екатерина Баженова

Бакча җитәкчеләре белән аралашуда, милли юнәлештә эшләрен дәвам итүне ишетү сөендерсә, аларның татар телен үзләштерергә теләкләре дә шатландырды. Педагог Екатерина Баженова кайбер татар сүзләрен аңлавын җиткерде, хәтта татар теле белгече Рәсилә Гатауллина сөйләгәннәрнең бер өлешен тәрҗемә дә итте. Яңа билгеләнгән бакча мөдире Наталья Тарасова татар телендәге еш кулланышта булган сүзләрне үзләштерергә нияте булуын җиткерде. “Бакчада татар балалары күп. Алар туган телендә исәнләшә, саубуллаша, әти-әниләр, әби-бабайлар да татарча эндәшә, шуңа теләгем татар телен өйрәнергә”, диде Тарасова.

Димәк, 116нчы балалар бакчасында милли тәрбия эше дәвам ителәчәк. Яңа җитәкчеле “чананы” кайсы якка борып җибәрер дигән шик булса, ул югалды дияргә мөмкин. Бакча балалары ана телен белеп, милли йолаларны, уеннарны, җырларыбызны өйрәнүне дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG