Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур халкы хәрбиләргә соклана да, җәлли дә


Үткән атнада Амурдагы Комсомольскида иң күп сөйләнгән яңалык – берничә көн буе гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, курсант, хәрбиләрнең "җанлы дамба" булып шәһәрне су басудан саклап калуы булды.

Сентябрь башында МЧСның Ми-26 боралагы Амурдагы Комсомольскига эченә су тутырыла торган берничә катлам ныклы композит матдәдән эшләнгән корылма алып килде. Һәрбер шундый комплект су тоткарлый торган 25шәр метрлы дүрт җиңсәдән тора. Судан саклаучы бу дамбалар шактый ышанычлы күренә. Бер шундый саклагыч җиңсәне 15-20 минут эчендә кирәк җиргә урнаштырып була, җитмәсә ул үзе генә дә ком тутырылган бер мең капчыкны алыштыра ала.

Суга батып баручы Комсомольски халкы бу яңалыкка шундый шатланды. Түземсезлек белән су басуга каршы ниндидер моңа кадәр күрелмәгән алдынгы фәнни эшләнмәләр, заманча технологияләр куллануны көтте.

Сентябрь урталарыннан соң һава торышы бозылды. Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитә. Шәһәрнең болай да ташыган Мылки күлендә көчле дулкыннар күтәрелә һәм ярга сикергән дулкыннар күл буендагы дамбаны җимерә башлый. Югыйсә атналар буе төзегән бу дамбаның озынлыгы 5 чакрымга сузылган, киңлеге 20 метрга җитә, биеклеге инде 10 метр.

Бер яктан шторм котыра, икенче якта исә Мылки бистәсе утлары яна. Ә анда 100 меңгә якын кеше яши. Бу Амурдагы Комсомольски халкының өчтән бер өлешен тәшкил итә. Дамба җимерелсә, аның биеклеге (шул 10 метр биеклектәге) дулкын берничә минут эчендә шәһәрне каплаячак. Ни булганын да аңларга өлгермәгән кешеләр күз ачып йомганчы су астында калачак. Менә шулай Амурдагы Комсомольскиның Мылки күле дамбасы чын мәгънәсендә фронт линиясенә әйләнә.

Нәкъ шул вакыт ком тутырылган капчыклардан төзелгән дамба алдына су тутырыла торганын куярга булалар. Ләкин бу мөмкин түгел. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аңлатуынча, мондый саклагычны куяр өчен су төбендәге мәйдан тигез булырга тиеш. Һавадагы боралаклар да, ашыгыч рәвештә төрле төбәкләрдән китерелгән водолазлар да берни эшли алмый.

Озак уйланырга вакыт булмый. Су тутырылырга тиеш корылмаларны тиз генә урталай яралар. Башка чара юк. Мылки күлендә япь-яшь егетләргә махсус пластик тукыманы тотып, билдән салкын суга баткан килеш көне-төне җанлы дамба булып Амурдагы Комсомольски шәһәрен саклап торырга туры килде. Бу хәл каршылыклы һәм бәхәсле карашлар да тудырды.

Зәмзәмия Шәехова, пенсионер:

– Бу турыда ишеткәч, күздән яшьләр атылып чыкты. И ходай, табигать афәте килгәч, адәм балалары шулай сынала. Ярый әле армиягә төрле яктан килгән егетләр шундый бәлагә каршы тора алды. Аларга рәхмәтебез зур, кулдан килгәнчә без дә аларга ярдәм итергә тырыштык. Берничә карчык җыелышып дамбаны саклаучыларга бөккән пешереп илттек.

Наталья Рыбалка, информатика укытучысы:

– Оят. Ачу килә. Йөрәкләр әрни. Ничек инде шушы заманда кемнеңдер газиз балаларын яртышар көн буе салкын су эчендә тотып була? Берәр түрә яисә аларның балалары бармы анда? Берничә дистә солдат салкын тидереп авырып ята әнә хәзер. Ул коткаручылар салкын су эченә үз теләге белән кереп басмаган бит. Берәр илгә афәт килсә, Русия беренчеләрдән ярдәм кулы суза. Безне берәрсе кайгыртамы? Әле булса гел чит илләрне сөйлиләр, түрәләр башта үз халкы турында уйласалар, дөресрәк булыр иде.

Аня Щепкина, студентка:

– Яшь егетләрнең полиэтилен дамбаны куллары белән тотып торуларын мин интернетта күрдем. Бер сүз белән әйткәндә шок булды бу миңа. Капма-каршы хисләр уянды. Русия алга киткән ил дип горурланабыз, әмма җитәкчеләрнең су тоткарлый торган корылмалар урнаштырырга да кулыннан килми. Икенче яктан, Амурдагы Комсомольски шәһәрен су басудан саклап, меңләгән кешеләрне кайгы-хәсрәттән коткарган егетләргә карап горурлык хисе уяна. Безнең заман геройлары алар! Чын батырлык бит бу! Шундый кешеләр булганга гына бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе бар.
XS
SM
MD
LG