Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар матбугатында "ребрендинг" башлана


Яңа чыга башлаган "Гаилә һәм мәктәп" журналы, сентябрь, 2013 ел.
Яңа чыга башлаган "Гаилә һәм мәктәп" журналы, сентябрь, 2013 ел.

Авырлыкларга юлыккан "Мәгърифәт" газеты урынына "Гаилә һәм мәктәп" журналы чыга башлады. Татар матбугатына яңа сулыш өрү тәҗрибәсе уңай булырга охшаган.

1990нчы еллар башында татар студентлар газеты дип башланган, соңыннан мәгариф министрлыгы канаты астына кергән “Мәгърифәт” газетының авыр хәле турында язган идек. Июль аеннан газет чыгудан туктап, аның редакциясе яңа журнал чыгара башлады.

“Гаилә һәм мәктәп” исеме астында басылып килгән журналның инде ике саны дөнья күрде. Август саны укытучыларның август киңәшмәсендә дә таратылды. Яңа билгеләнгән баш мөхәррир Илдар Миргалимов сүзләренчә, басма укытучыларга гына түгел, аларның ата-аналарына, балаларга да юнәлтелеп чыгарыла. Шуңа да ул “Әтиләр һәм әниләр” журналы шигарен сайлап алган.

"Мәгарифтә дә сәясәт бар"

"Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов
"Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов
“Гаилә һәм мәктәп” басмасының яңа гына чыккан ике санында татар балалар бакчаларының миллионлы грантлар отуы һәм гомумән уңышлы эшләве, балага кәрәзле телефон кирәкме-юкмы, үз-үзенә кул салган яшүсмер тарихы, балаларга нинди анимацион фильмнар күрсәтергә ярамый, тәмәке тарта башлаган баланы ничек бу гадәттән арындырырга, чамадан тыш актив балаларны ничек тәрбияләргә кебек сораулар куела.

Сәяси мәсьәләләрне дә читләтеп үтмәскә вәгъдә итә баш мөхәррир Илдар Миргалимов. “Мәгариф Татарстанның стратегик юнәлешләрнең берсе булгач, сәясәт бу өлкәдә дә бар. Без бу темалардан качып калырга уйламыйбыз, безнең “милли мәгариф” сәхифәсе дә бар, соңгы санда “Ана теле” проекты турында язма басылды, гомумән без милли мәгарифне үстерү - бурычларыбызның берсе итеп саныйбыз” ди ул.

"Ребрендинг - замана таләбе"

“Мәгърифәт” газеты чыгудан туктаса да, хокукый яктан ул яшәвен дәвам итә. Рәсми кагазьләрдә яңа журналны әлеге газет редакциясе чыгара дип исәпләнә. Аның бюджеты да, хезмәткәрләре дә шул ук калган.

Төсле, яхшы сыйфатлы кәгазьдә айга бер журнал бастыру чыгымнары, айга дүрт тапкыр чыккан газет чыгымнарына караганда ике тапкыр кыйммәтрәк.

“Мәгърифәт” кебек авырлыкларга очраган басмаларга карата үзенә күрә “ребрендинг” үткәрү, мәсьәләгә икенче яктан килеп, яңа сулыш өрү башлангычын баш мөхәррир Илдар Миргалимов кирәкле эш, замана таләбе, дип әйтә.

“Үзгәртеп кору булмаса, без татар матбугатын бөтенләй югалтып бетерәбез”, ди ул. Аның сүзләренчә, күпчелек татар газетлары караган "Татмедиа" агентлыгында "ребрендинг" кебек яңа сәясәт үткәрелә башлаган инде. Якын арада шундый ук үзгәреш “Сабантуй” газеты, башка татар басмаларына кагылырга мөмкин, ди яңа басманың баш мөхәррире.

Илдар Миргалимов хәбәр иткәнчә, редакция яңа елдан шәһәрдәге аудиторияне җәлеп итәр өчен журналны урысча да чыгара башларга, ике телдә тулы канлы интернет сәхифәсен эшләтеп җибәрергә уйлый. Редакция Татарстан хөкүмәтенең бу максатларга өстәмә акча бүленүенә өмет итә.
XS
SM
MD
LG