Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә бакча ашлары бәйгесе үтте


Бәйгедән күренеш
Бәйгедән күренеш

26 сентябрьдә Төмән татар мәдәният үзәгендә чираттагы “Тәмле бакча ашлары” бәйгесе үтте.

Төмән татар мәдәният үзәге сентябрь башында гына “Ачык ишекләр көнен” үткәреп, төркемнәргә яңа мәдәният сөючеләрне кабул иткән иде. Быел монда зурлар һәм балалар өчен татар телен өйрәнү курслары оештырылачак, татар театрын да җанландырып җибәрмәкче булалар. Шул ук вакытта тамашачы инде яратып өлгергән, теләп катнашкан ярыш, концертлар да програмнан төшеп калмаячак.

Шуларның берсе – “Тәмле бакча ашлары” тырыш апа-абыйларны таныштырып, дуслаштырып та куйды. Менә инде өч елдан бирле үзләренең бакча җимешләре, эшкәртү осталыклары, аларны тәкъдим итә белүләре белән Ибәтуллиннар гаиләсенә тиңнәр табылмый.

"Менә монысын тәмләп карагыз әле", диләр Ибәтуллиннар
"Менә монысын тәмләп карагыз әле", диләр Ибәтуллиннар
– Без бакчада эшләргә бик яратабыз, фатирда яшәгәндә үк, бераз җир табып, анда чәчәкләр һәм башкасын үстерә идек, – ди Мәйсәрә апа. – Җир өлеше булган авыл өендә яшәү хыялыбыз тормышка ашкач, сөенеп туялмадык, рәхәтләнеп эшкә чумдык. Менә монда да алты сортлы алма, баклажан, кабагын, кыяр-помидорын һәм башкаларны алып килдек. Кавын һәм карбызларыбыз да өлгерә. Әле виноград үстерү серләрен өйрәнү белән шөгыльләнәбез.

Алар бәйге вакытында ук яшелчәләрдән аш та әзерләп күрсәттеләр. Болар барысы да жюри әгъзаларына бик ошады, берсүзсез аларга беренче урын бирелде.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар
– Күп еллардан бирле үткәрелеп килгән шушы конкурсларның шаһиты буларак, елдан-ел катнашучыларның остарып килүләре шаккаттыра. Ибәтуллиннар гаиләсе – Әгъзәм абый белән Мәйсәрә апа өченче ел инде беренчелекне бирмиләр. Быелгы күргәзмәләре тагын да баерак. Алар февраль аенда ук бакчадагы җылы кертелгән теплицага бөтен үсентеләрне күчереп утырталар икән. “Без апрель аенда инде беренче кыярлардан авыз итәбез, – диләр.

Кырынкүлдә яшәүче Бибигайшә Хикмәтуллина кабак эченә тавык, дөге, май, кара җимеш салып, мичтә бик тәмле аш пешереп китергән. Бибигайшә ханым оста бакчачы һәм уңган хуҗабикә булуын танытты.

Баян Ташкалова бер дә бәйгедән калмый
Баян Ташкалова бер дә бәйгедән калмый
Җыйнак кына гәүдәле, мөлаем, чибәр Баян апа Ташкалова үзәктә үткән барлык ярышларда да катнашып килә. Быел да әйберләрен шәһәр транспортында күтәреп алып килгән. Аның төрле формада үскән яшелчәләре, бакча һәм урман җимешләре композициясе бик кызыклы иде, дип сөйләде жюри әгъзасы Наилә Сафиуллина.

Үзәк артистлары бәйрәмгә матур җырлары белән дә кушылдылар.

Төмән татар мәдәният үзәгендә татарларның шулай җыелышып, күңелле бәйрәм оештырулары, тәҗрибәләр белән уртаклашулары башка халыклар күңеленә дә хуш килде, без дә катнашыр идек мондый ярыш-күргәзмәдә дип сөйләштеләр алар.
XS
SM
MD
LG