Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә туган тел укытучылары яңача укытуны өйрәнде


Мәктәп укучылары төркемләп эшләүне кызыклы саный
Мәктәп укучылары төркемләп эшләүне кызыклы саный

Яңа укыту стандартларына күчүдә ярдәм максатыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары Төмән өлкә укытучылар белемен камилләштерү институтында курслар үттеләр, Шыкча һәм Кырынкүл мәктәпләрендә мастер-классларда катнаштылар.

Яңа дәүләт стандартлары буенча укыту укытучыларны күп еллар буе җыйган тәҗрибәләрен башкачарак кулланырга, укучы шәхесен формалаштыруда белем бирүне мәгънәле һәм максатлы итәргә мәҗбүр итте. Монда укучы алган белемнәрне тормышта да куллана белергә, фикерләргә, анализ ясарга, чагыштырырга, йомгаклый белергә өйрәнергә тиеш булды. Әлегә нәкъ шул сыйфатлар аксый бездә. Шул уңайдан, тәҗрибә белән уртаклашу өчен, педагогларга курслар, семинарлар оештырылды.

Үткән атнада Төмән өлкәсенең укытучыларның белемен камилләштерү институтында өлкәнең төрле авылларыннан килгән унөч татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен “Икенче буын яңа стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары” темасына нигезләнгән курслар оештырылды. Курсларны доцент Рафаэль Гадеев җитәкләде. Анда алар педагогия, методика, психология буенча лекцияләр тыңладылар, ике көн алдынгы укыту алымнарын өйрәнделәр, түгәрәк өстәл тирәсендә һәркем яңа технологияләр куллану буенча тәҗрибәләрен уртаклашты.

Рафаэль Гадеев, Шыкча мәктәбе завучы һәм директоры, Гүзәлия Муллачанова
Рафаэль Гадеев, Шыкча мәктәбе завучы һәм директоры, Гүзәлия Муллачанова
“Бик яхшы һәм файдалы курслар үттек. Мәктәпләрдә ачык дәресләрдә булу, төрле тәрбияви чаралар кирәк дип саныйм. Алдынгы укытучыларның тәҗрибәсе белән уртаклашу, алай гына түгел, безне төрле материаллар белән баету (электрон вариантта дәрес эшкәртмәләре, презентацияләр) эшебезгә, һөнәри яктан үсешебезгә ярдәм итә. Тик менә тугыз көнлек курсларда бер көн генә предмет өчен бирелү азрак. Яңа стандартлар белән эш иткәндә яңача укыту юлларын билгеләрбез, укытудагы яңалыкларны кулланырбыз.

Быел бездә – Вагай районының Тугыз урта гомуми белем бирү мәктәбендә яңа стандартларга күчү буенча 5 сыйныфта эш алып бару күздә тотыла. Шул максаттан чыгып, бу класста әдәбият дәресенә бер сәгать өстәлде”, - дип сөйләде Венера Ибукова.

Укытучылар ерак саз артыннан да килгәннәр иде
Укытучылар ерак саз артыннан да килгәннәр иде
- Кырынкүл мәктәбендә безне директор Алевтина ханым үзе каршы алды. Мәктәп белән таныштырды, - дип башлады сүзен Төмән шәһәрендәге этномәдәни компонентлы мәктәптәге семинар турында сөйләгәндә Вагай районының Юрмы урта мәктәбе укытучысы Венера Гайсина. – 6нчы сыйныфта әдәбият дәресен Халидә Кирамова әзерләгән. Дәрес эчтәлекле, кызыклы, яңа технологияләргә таянып үткәрелде.

Халидә – тәҗрибәле укытучы. Аның дәресләре һәрвакыт методик яктан югары дәрәҗәдә уза. Ул аннары “Поэтик текстка анализ” дигән мастер-класс та тәкъдим итте. Китапханәче Вәсимә Нәбиева эш тәҗрибәсе белән таныштырды, бай материал белән уртаклашты. Бигрәк тә музыка укытучысының әдәби-музыкаль композициясе ошады. 4нче сыйныфтагы уку дәресе дә мактауга лаек иде. Бик килешле синквейн да төзелде. Мәктәптә татар теленә игътибар зур, 2нче сыйныфтан алып һәр сыйныфта берәр сәгать тел һәм әдәбиятка бирелү белән бергә, “Этнос” укытучысы Наисә Гайнельянова 1-3нче сыйныфларда татар мәдәнияте һәм тел буенча берәр сәгать сыйныфтан тыш дәресләр дә алып бара”.

Чираттагы мәктәпкә элек-электән тәҗрибә уртаклашу һәм белемне күтәрү өчен еш киләләр иде. Бу юлы да ике дистәдән артык еллар бу белем йортында туган телнең байлыгын төшендерү, аңа мәхәббәт уяту өчен янып-көеп йөргән ике мәртәбә Русиянең иң яхшы укытучысы исемен яулаган, югары квалификацияле, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова дәресен күрү теләге алып килде мөгаллимнәрне монда. Гүзәлия ханымның 9нчы сыйныфларда “Коръән һәм татар әдәбияты” темасын ачыклауны нигез итеп алган дәресеннән соң Вагай районының Казанлы урта мәктәбе укытучысы Асия Зимагулова:

Гүзәлия Коръән сүрәләрен яза
Гүзәлия Коръән сүрәләрен яза
“Дәреснең һәр этабы җитди уйланылган, бик көчле дәрес, ул бөтен көнгә эмоциональ күтәренкелек бирде, - диде соклануын яшерә алмыйча. – Укытучы күп төрле кызыклы алымнар кулланды. Тема да бик актуаль. Укучыларда тормышта кирәкле күнекмәләр ныгытылды. Алар тема белән кызыксындылар, актив эшләделәр, үзләренең уй-хисләрен, фикерләрен әйтә алдылар. Укытучы балаларда бик матур сыйфатлар тәрбияләде: сабырлык, тырышлык, ата-анага, дингә, туган телгә, халкыбызга мәхәббәт, хөрмәт. Гүзәлия заман технологияләреннән оста файдаланды. Хәзерге көн таләпләренә туры килгән универсаль дәрес булды. Монда ул компьютер да кулланды, текст белән дә эшләде, кечкенә проектлар да төзеде, предметара, телара бәйләнеш, халык авыз иҗатын файдалану, таблица тутыру, иҗади өй эше – болар барысы да педагогның эше һәркемгә үрнәк итеп күрсәтерлегенә сәбәп булып тора, аның һөнәри осталыгын, эшен яратуын чагылдыра”.

Мәктәп укучылары дәрестә
Мәктәп укучылары дәрестә
Чынлап та, шулкадәр авыр теманы ачыклауны максат итеп алган дәрес бер тында үтте. Укучылар Коръән, пәйгамбәрләр тарихы, шагыйрьләребез иҗаты турында күп мәгълүмат алдылар, аудиодисктан тыңланган ата-анага хөрмәт, игътибар турындагы үгет-нәсихәтләр аларның күңелендә мәңге онытылмаячак.

“4нче сыйныф укучылары да татар телен яратып, тырышып эшлиләр, сөйләм телләре бай, сүзлек белән дә эшләделәр. Укытучылары Мансура Чаруллина күп методик алымнарны да кулланды”, - дип билгеләп китте Вагай районы, Юрмы мәктәбе укытучысы Гүзәл Гайсина икенче дәрес турында анализында.

Татар җанлы башлангыч сыйныф укытучысы Әнисә Алеева
Татар җанлы башлангыч сыйныф укытучысы Әнисә Алеева
2нче сыйныфлар “Көз” темасына класстан тыш дәрес күрсәттеләр. Һәрвакыттагыча, Әнисә Алеева бай эчтәлекле, тәрбияви дәрес әзерләгән. Укучылар әле татар телен яңа өйрәнә башлаганнар, алай да барысы бергә тырышып җырладылар да, шигырь дә сөйләделәр, биеп тә күрсәттеләр, табышмаклар да әйттеләр. Ике сыйныфта да, татарлар белән бергә урыс, үзбәк балалары да булуга карамастан, барысы да телне тигез үзләштерәләр. Сыйныф бүлмәсе шулкадәр матур, күңел биреп бизәлгән: һәркайда көз рухы иде монда.

Китапханәдә Гүзәлия Муллачанова эш тәҗрибәсе белән таныштырды, исәпсез мактау кәгазьләре, югары исемнәр бер дә юктан гына бирелмәгән шул. Аның мәктәптәге “Эврика”, татар фольклоры түгәрәкләрен җитәкләве, ел саен “Киләчәккә адым” фәнни конференциясенә укучылары белән тикшеренү эшләре алып барып, чыгышлар әзерләүләре, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкләве, ел саен регионара олимпиадаларда аның укучыларының призлы урыннар алулары һәм башка уңышлар – даими эзләнү, белем туплау, алга омтылу, эшен чиксез ярату нәтиҗәсе. Өлкә укытучыларына да ул тагын бер дәресен видеодәрес сыйфатында тәкъдим итте, аннары боларга ирешүнең серләре белән уртаклашты. Ә алар исәпсез папкаларда, китапларда, “Яңарыш” саннарында урын алган. “Яңарыш” өлкә татар газетасы белән тыгыз элемтәдә торуын яхшы белсәләр дә, авыл думасы депутаты буларак, авылдашлары тормышы өчен кайгыртуын кунаклар белми дә калды әле.

"Шытыр-шатыр"ның яңа төркеме
"Шытыр-шатыр"ның яңа төркеме
Анжела Гадеева һәм Әдилә Баязитованың “Киләчәккә адым” фәнни конференциясенә әзерләгән чыгышларын тыңлагач, авыл мәдәният йорты методисты Гаяз Габдуллинның халыкара дәрәҗәдә уңышларга ирешкән “Шытыр-шатыр” фольклор ансамбленең яшь башкаручылары төркемен тамаша кылдык. Нинди фидакарь-энтузиастлар эшли бу авылда, ничек бәхетле шыкчалылар, дип сокланып утырдык.

“Бераз буталып киттеләр, гаеп итмәссез инде, бу төркем әле авылдан беркая да чыкмаган, чыгышлары җиренә җитеп бетмәгән”, дисә дә, бернинди кытыршылык та сизмичә, мактаулы абый-апаларына лаеклы алмаш үсүен аңладык. Ә зурраклар төркеме әле яңа гына Казанда узган “Түгәрәк уен” бөтенрусия фольклор фестиваленнән кайткан. Алар анда иң-иңнәр белән бергә Казан кирмәнендәге гала-концертта катнашканнар. “Тагын да Түбән Тәүде районының Тарман авылыннан Җәгъфәр Касыймов, Екатерина Әхмәтҗанова, Кафия Балдашова, Наҗия Хәкимова лаек булды бу тамашада чыгыш ясарга, - дип сөйләде Гаяз Габдуллин. – Өлкәдән барган өч дистәгә якын башка фольклор осталары республиканың 7 районында үткән концертларда катнаштылар. Кунакларга Казан буйлап экскурсия дә оештырганнар”.

Илүсә Габдуллина җырлый
Илүсә Габдуллина җырлый
Стандарт укыту процессында милли һәм төбәк компонентларын киңәйтергә дә мөмкинлек бар икән бит. Укыту стандартларының берничә пунктында милли, төбәк һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара. Төбәк компонентын өйрәнү атнасына бер-ике дәрес бирү белән генә чикләнмичә, мәктәптән тыш эшләрдә дә алып барылачак, башка предметларны укытканда да җирле үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк булачак. Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш. Стандартларның максаты – үз иленең чын ватанпәрвәрен тәрбияләү. Бу бурычны башкарып чыгу Гүзәлия, Халидә һәм курсларда катнашкан һәм үз белемнәрен гел арттырырга тырышучы башка укытучылар ярдәмендә тормышка ашырылачак. Өлкәбездә татар теленең үсеше нәкъ шул укытучылар һәм ата-аналар намусында.

Ә яңа стандартлар белән укыту өчен дәреслекләрнең иске булуы күпләрне борчый, әлбәттә. Бу проблема тиздән хәл ителергә мөмкин: “Ольга Гроо һәм Алевтина Манкаева Казанга укытучылар киңәшмәсенә барып кайттылар. Алар өйрәнер өчен өч яңа типтагы дәреслекләр (рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен, татар мәктәпләрендәге татар балалары өчен, рус балаларына) алып кайтканнар. Октябрь аенда туган тел укытучыларын җыеп, бу дәреслекләрне карап чыгып, сөйләшү үткәреләчәк, аннары алар белән җитәрлек күләмдә Татарстан тәэмин итәчәк”, диде Рафаль Гадеев.
XS
SM
MD
LG