Accessibility links

Оренбурның татар егетләре карбыз үстерә


Ранил Зәитов (с) һәм Ринат Мусин
Ранил Зәитов (с) һәм Ринат Мусин

Казакъстан чигендә урнашкан Линевка авылы җирләрендә татлы карбыз тәгәрәп үсә. Фермерлар Ринат Мусин белән Ранил Зәитовка яхшы уңыш алуда бернинди дә каршылыклар юк.

Татарлар күпләп яшәгән Линевка авылы - район үзәгеннән иң ерагы. “Безнең Линевкадан ил башлана”, дип шаяра Казакъстан чигендә урнашкан авыл халкы. Бу як карбызлары белән горурлана. Быел буйлы җиләк үзенең яңа статусын - тауар билгесе бирү рәвешендә алды. Хәзер инде бу курорт шәһәре рәсми рәвештә Русиянең карбыз башкаласы буларак та танылды. 10-15 килограмм авырлыктагы карбыз, моннан да авыррак кабак - бу яклар өчен гадәти күренеш.

Оренбур туфрагы карбыз-кавын үстерергә бик тә уңдырышлы. Ә Тоз-Түбә карбызлары башкаларныкыннан татлырак булуы белән аерылып тора.

“Без “Холодок”, “Крымсон” дигән карбызлар чәчәбез. Орлыкларны Волгоградның фәнни эзләнү институтыннан алып кайтабыз. Һәрбер сортның үз җитешү вакыты бар. Алар төрлечә пешкән кебек, карбызның өлгергәнен белү ысуллары да берничә. Мәсәлән, “Холодок”ның өлгерү вакыты 90 көн, менә инде бу карбызны җыярга вакыт җитте”, дип сөйләде фермер Ранил Зәитов.

Ранил Зәитов һәм Ринат Мусин (с)
Ранил Зәитов һәм Ринат Мусин (с)
Авылда карбыз үстерү эше белән берничә кеше шөгыльләнә. Алар өчен үстергән баллы җиләкнең сыйфаты бик мөһим.

“Без район үзәгеннән ерак торабыз. Шуңа да сыйфатлы карбыз-кавын үстерү безнең өчен бик мөһим”, диде фермер Ринат Мусин.

Район үзәгеннән ерак яшәү хакларга да тәэсир итә, карбызның басудагы бәясе 2 сумга гына югарырак булса, базарда ул 4-5 тапкырга арта. Шуңа карамастан, карбыз эзләп килүчеләрнең саны кимеми. Татарстаннан, Башкортстаннан да карбызга килүчеләр өзелми.

Ранил Зәитов (с) һәм Ринат Мусин
Ранил Зәитов (с) һәм Ринат Мусин
Җирле халыкның да күбесе сезонда акча эшләп ала. Милләттәшләребез фермерлык эше белән 7 ел шөгыльләнәләр, һәрдаим яңалыклар өстәп торалар икән. “Мускатный” дигән кавынны беренче ел чәчәбез, ул үзенең баллылыгы белән аерылып тора, бу сортны бик яраттылар, кабак та бу елны зур булып үсте. Боларны Сургут якларыннан да килеп алалар, ә без килгән һәр кунакны самавырдан кыр чәе белән сыйлыйбыз, без килгән һәр кешегә шатбыз”, дип сөйләде Ринат Мусин.
Кунакларга самавыр чәе
Кунакларга самавыр чәе

XS
SM
MD
LG