Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бухарестта яшәүче татарлар Кырымны зиярәт итте


Романия татарлары төркеме Исмәгыйль Гаспралы һәйкеле янында
Романия татарлары төркеме Исмәгыйль Гаспралы һәйкеле янында

Романия башкаласында яшәгән татарлар төркеме автобус белән Кырымга килеп бер атна дәвамында төрле урыннарны зиярәт итте. Кизләү, Акъяр, Ялта, Керч, Иске Кырым, Бакчасарай, Акмәчет шәһәрләрендә алар кырымтатар тарихы, мәдәни урыннары белән таныштылар, анда яшәгән милләттәшләр белән очраштылар.

Романия башкаласында яшәгән милләттәшләребез Керчта аларны кырымтатар ансамбле белән каршылап алуларына, зур игътибар күрсәтүләренә бик шатланганнарын сөйләделәр.

Бухарестта эшләп килгән кырымтатар үзәгенең рәисе Мәфкүрә Гафар “Азатлык” радиосына шуларны сөйләде:

– Без Романия Татар берлегенең Бухарест бүлегеннән махсус автобус белән Кырымга, ата-бабаларыбызның җирләрен зиярәт итәргә, Кырымда тарихи эзләребезне карарга килдек. Керчта татарлар безне бик яхшы каршылап алдылар, ләкин сез, Акмәчеттә яшәгәннәр, минемчә, Керчтагы татарларга ярдәм итергә тиешсез. Алар Акмәчеттән ерак булганлыктан игътибардан бераз читтә калган кебек хис итәләр.

– Кырымда сезнең тамырлар кайдан?

​– Минем әниемнең әтисе 1893 елда Бакчасарайдан Истанбулга укырга китә, аннан Романиянең Добруҗа ягына аны укытучы кебек җибәрәләр. Димәк, мин әнием ягыннан Бакчасарайдан, әтием ягыннан Алтай тарафыннан булам.

– Сез Бухаресттагы татар берлегенә рәис итеп кайчан сайландыгыз?

– 2012 елда узган сайлауларда мине дүрт елга рәис итеп сайладылар. Инде Бухарестта яшәгән татарлар белән бергә татарларны тагын да күтәрергә дигән максат белән эш итәбез.

– Бухарестта күпме татар бар?

– Бухарестта 3 мең татар бар дип исәплибез, ләкин берлеккә 300гә якын татар килеп тора.

– Сәбәбе нәрсәдә икән?

Мәфкүрә Гафар
Мәфкүрә Гафар
– Күбесе эштә, әмма мин берлеккә яшьләрне җәлеп итергә тырышам. Аның өчен мин Кырымга да ике яшь кешене китердем. Алар безнең берлектә яшьләр комиссиясе җитәкчеләре. Аларга ата-бабаларыбызның җирләрен күрсәттек, Акмәчеттәге татар яшьләре белән таныштырдык. Киләсе елда алар да аерым бер яшьләр группасы белән Кырымга килергә, Кырымны күрергә телиләр.

– Соңгы вакытта Бөтендөнья кырымтатар конгрессын Романиядә үткәрергә дигән фикер белдергән кешеләр бар. Төркиядәге кырымтатар үзәкләренең кайбер җитәкчеләре моңа каршы, Кырымда да төрле фикерләр яңгырый бу хакта. Романиядә бу мәсьәләгә ничек карыйлар?

– Бу мәсьәләне Романиядә үтәчәк конференциядә хәл итергә кирәк. Шуңа мин бу хакта бернәрсә әйтә алмыйм. Конференция нинди карар алса, шулай булачактыр.

Бухаресттан килгән группаның бөтен юл чыгымнарын Романия татар берлеге тәэмин итте.

Бер елга Романия бюджетыннан Татар берлегенә бер миллион доллардан артык акча аерыла. Бу акчалар татарларның мәдәни ихтыяҗларына сарыф ителә. Бу акчага Констанцада татар һәм румын телендә “Кара диңгез” газетасы, татар телендә җирле авторларның китаплары чыга, Констанца шәһәр радиосында атнада бер тапкыр бер сәгатьлек татар тапшырулары алып барыла, “Бозторгай” хатыннар җыр ансамбле эшли. 1960нчы елларда Бухарест университетында татар теле факультеты эшли иде.

Ел саен сентябрь аенда Констанцада төрек татар фестивале үткәрелә, яхшы укыган татар балаларын туплап берлек акчасына җәйге лагерьларга юллыйлар.

Татарларның Романия парламентында даими бер депутаты бар. Аны квота буенча татарлар үзләре сайлый. 2012 елда Романия парламентына депутат итеп татарлар Татар берлегенең рәисе Әмәт Варолны сайладылар. Аннан элек ике мөддәт депутат булган Әмәт Әләдин хәзер Романия хөкүмәтендә милли азчылыклар департаментының рәис урынбасары вазифасын үти. Милли азчылыкларга аерылган акчалар да аның кулыннан үза. Татар берлегенең хәзерге рәисе - Әсәрҗәп Җәлил. Узган чакырылышта ул бер румын фиркасе исеменнән Романия парламенты депутаты иде.
XS
SM
MD
LG