Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өлкәсендә яңа татар үзәге ачылды


Мәскәү өлкәсендә яңа татар үзәге ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:34 0:00

Мәскәү өлкәсендә яңа татар үзәге ачылды

Яңа үзәк Мәскәү янындагы Долгопрудный шәһәрендә урнашкан. Анда мәдәни чаралар уза, күргәзмәләр оештырыла, татар теле дәресләре алып барылачак.

Долгопрудныйга Мәскәүдән электр поезды белән барып була. Шәһәрчек әле яшь, аңа бары тик 55 ел. "Аңа нигез салу эшләрендә, монда урнашкан заводларда хезмәт куюда татарлар да катнашкан. Шуннан соң монда яшәп калганнар", - дип сөйли рәссам Ринат Курамшин. Ринат үзәкне ачу эшен башлап җибәрүче, Долгопрудныйга 1990нчы еллар башында килеп төпләнгән.

"Монда калып төпләнүчеләрнең оныклары татар үзәгенең ачылу тантанасына килделәр", дип сөйли Ринат. Ачылу сентябрь ахырында узган. Хәзер татар мәдәнияте һәм сәнгать үзәге тулы көченә эшләп килә. Инде татар теле дәресләре башланган. Шулай ук биредә рәссамның шәхси күргәзмәсе, Русиядә яшәүче халыкларның милли киемнәре күргәзмәсе урын ала.

Элек җирле хакимият милли чаралар оештыру эшенә аяк чалса, Путинның яңа милли стратегиясеннән соң уңайрак карый башладылар, дип сөйли Ринат. "Яңа документка күрә, Русиядә яшәгән барлык милләтләр һәм аларның мәдәниятләре тигез дәрәҗәдә танытылырга тиеш", - ди ул. Җирле хакимиятләр хәзер үзләре халыкларны таныту өчен фестивальләр уздыра. Долгопрудный халкына да татар үзәге кызыклы. Алар монда экскурсияләр оештыра башлаган.

Хөрмәтле укучылар, сез яшәгән төбәктә Русиянең яңа милли стратегиясенең берәр төрле йогынтысы сизеләме? Фикерегезне безнең форумда әйтә аласыз.
XS
SM
MD
LG