Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Петербурда Анна Политковскаяны искә алу чаралары үтә


Бүген журналист Анна Политковская үлеменә җиде ел тулган көнне ул эшләгән "Новая Газета" урнашкан бина диварында истәлек тактасы куелачак. Журналистның эш дәфтәреннән ертып алынган өч бит шәклендә ясалган бу тактада Политковская кулы белән язылган юллар, аның биредә 1999-2006 елларда эшләве һәм үзенең рәсеме булачак.

Үз өе каршында атып үтерелгән Политковская эшен тикшерү 2013 елның җәендә яңартылды. Үлемне тикшерү көрчеккә терәлде. Элек шикләнелгән кешеләр дәлилләр булмау сәбәпле иреккә чыгарылды.

Мәскәү һәм Петербурда журналистны искә алу чаралары үтә. Политковскаяга 30 августта 55 яшь тулган булыр иде.
XS
SM
MD
LG