Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан кызы Елизавета Сөләйманова "Кечкенә дөнья гүзәле" булды


Little Miss World бәйгесенең 13 еллык тарихында беренче тапкыр Татарстан вәкиле җиңде, дип хәбәр итә Татар-информ.

12 яшьлек Елизавета Сөләйманова Төркиянең Анталья шәһәрендә узган бәйгедә дөньяның "иң яхшы кечкенә биючесе" һәм "дөньяның кечкенә гүзәле" исемнәренә лаек булды, аңа алтын таҗ тапшырылды.

2008 елдан бирле Татарстан бу бәйгедә Русиядән аерым катнаша.

Быел бәйгегә АКШ һәм Европа илләре, шулай ук БДБнән килгән кызлар үз илләрендә экологияне саклау проектын тәкъдим итәргә, шулай ук үз сәләтләрен күрсәтергә тиеш иде. Чарага килүчеләрнең барысы да җыр, бию, төрле сәнгать бәйгеләрендә җиңүчеләр.
XS
SM
MD
LG