Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадан 160 мөселман хаҗга китте


7 октябрьдә Киевның Борисполь һава аланыннан 160 мөселман хаҗҗга юл тотты. Шуларның 90ы Кырымнан. Кырымнан киткән мөселманнар арасында кырымтатарлар да, ислам динен кабул иткән башка милләт вәкилләре да бар.

Кырым мөселманнары Корбан байрәмен Мәккәдә 16-18 октябрьдә, нәкъ Кырымда байрәм ителгән көннәрне байрәм итәчәк. Украина мөселманнары ике атна изге җирләрдә булып 23 октябрьдә Кырымга кайтачак.

Элекке елларда Украина мөселманнары өчен 500 кешелек квота аерыла иде, баручылар саны кимү сәбәпле Украина өчен квоталар да киметелде. Ә Кырымнан баручылар саны киресенчә үсә, дип хәбәр итте Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаев.

2012 елда Кырым мөселманнары Украинадан хаҗга баручыларның 54 процентын тәшкил иткән. Соңгы биш елда Кырымнан хаҗга 242 мөселман барган.

Мөфтиятнең матбугат үзәге җитәкчесе Айдер Әдҗимәмбәтов сүзләренчә, быел хаҗга баручылар “Космос-травел” ширкәтәнә 4 мең доллар күләмендә акча түләгән.
-
XS
SM
MD
LG