Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Гринпис" көймәсендәге табибә Екатерина Заспаны иреккә чыгармады


Мурмански өлкә мәхкәмәсе "Гринпис" оешмасының "Арктик Санрайз" көймәсендә эшләгән һәм алар белән бергә кулга алынган табибә Екатерина Заспаны иреккә чыгару үтенечен кире какты. Ул 24 ноябрьгә кадәр сак астында калачак.

Шулай ук экологларның протест чарасын яктыртканда кулга алынган фоторәссам Денис Синяков та сак астында кала. Адвокатның Синяков эшен журналистларга карау мөмкинлеген бирү үтенече кире кагылды, әмма хөкемдар Синяковны яклап, аның кулга алынуын сүз ирегенә һөҗүм булуын белдереп имзаланган хатны исәпкә алырга вәгъдә итте.

Адвокатлар тоткындагы шартларның начар булуын һәм бу уңайдан Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде.

"Арктик Санрайз" көймәсен Русия чик саклаучылары 19 сентябрь Печора диңгезендә кулга алды. Көймәдә булган 30 кеше Русиянең "Газпром" ширкәте милке булган "Приразломная" нефть бораулау станциясе янында Арктикада нефть табуга каршы чара уздырасы булган. Барлык 30 кеше пиратлыкта гаепләнеп кулга алынды.
XS
SM
MD
LG