Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косенко Сазлык мәйданында көч куллануда гаепле дип табылды


Мәскәү мәхкәмәсе 2012 елның 6 маенда Мәскәүнең Сазлык мәйданында булган урам җыенында катнашкан Михаил Косенконы полициягә һөҗүм итүдә һәм җирдә яткан бер ОМОН вәкиле Александр Казьминны аягы белән тибүдә гаепле дип тапты. Казьмин үзе мәхкәмәдә Косенконы танымады.

Косенко шизофрения белән авырый. 2013 елның сентябрендә мәхкәмә аны җәмгыять өчен куркыныч тудыра, дип әнисен җирләргә дә чыгармады. Аның адвокатлары Косенконың сәламәт булуы, куркыныч тудырмавы турында белдереп мәҗбүри дәвалауга каршы чыга.

Human Rights Watch кеше хокуклары оешмасы Косенкодан бөтен гаепләүләрне алуны таләп итеп белдерү кабул итте. Аңа кадәр "Халыкара амнистия" оешмасы аны "вөҗдан иреге тоткыны", дип атаган иде.
XS
SM
MD
LG