Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малала: Белем алу өчен көрәш тарихы


Малала: Белем алу өчен көрәш тарихы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:47 0:00

Малала: Белем алу өчен көрәш тарихы

Узган ел Пакстанның Сват вилаятендә мәктәп балаларына һөҗүмдә каты яраланган Малала исемле яшь кыз бер ел эчендә дөньякүләм танылган хокук яклаучыга әйләнде. Бүген Малала Йосыфзаи Азатлыкка әңгәмә бирде.

2009 елның башында Исламабадның төньягында урнашкан Сват үзәнлегендә каты бәрелешләр була. Пакстандагы Талибан сугышчылары кыз балаларның мәктәпкә йөрүләрен тыя, өйләреннән чыкмаска куша.

Сугыш барган шул айларда ул чакта 11 яшьлек Малала Йосыфзаи Сват вилаяте башкаласы Мингора шәһәрендә яши. Аның мәктәбе ябылган булса да кыз белем алу хокукы өчен көрәшергә карар итә.

BBC журналисты Абдүл Һаи Какар үтенече белән ул урду телендә Талибан хакимияте астындагы тормышы турында көндәлек яза башлый, анда ул үзенең чын исемен күрсәтми. Көндәлек инглиз теленә тәрҗемә ителә һәм аның белән кызыксыну арта башлый.

Малала Берминһәм хастаханәсендә әтисе һәм энеләре белән
Малала Берминһәм хастаханәсендә әтисе һәм энеләре белән
Әңгәмәдә Малала үзенә һәм иптәшләренә булган һөҗүм, аңсыз ятуы һәм аякка басарга һәм көрәшне дәвам итәргә дигән теләк белән януы турында сөйли.

Башы һәм муенына яралангач ядрәне башыннан алыр өчен Малалага катлаулы операция кирәк була. Беренче ярдәм күрсәтелгәч Малаланы Сваттан Пешавардагы хәрби хастаханәгә, соңыннан Исламабадка алып китәләр.

Хатын-кызлар үз хокуклары өчен көрәш алып барган Әфганстан һәм Непал кебек илләрдә Малаланың исәнлеген теләп ураза тоту һәм гыйбәдәтләр оештырыла. Хәле тотрыклангач Малаланы Британиянең Берминһәм шәһәренә дәваланырга китерәләр.

Малаланың Британиядә дәвалануы өчен Пакстан хөкүмәте түләде. Аның гаиләсе Британиягә килде. Әтисен Берминһәмдагы Пакстан консуллыгына эшкә алдылар.

Малала Берләшкән Милләтләр Оешмасында
Малала Берләшкән Милләтләр Оешмасында
Пакстан президенты Малаланы илнең киләчәге дип атады. Әмма Пакстанда батыр бу кызның дөньяга танылуына көнләшеп һәм шикләнеп караучылар, аның батырлыгы Сват халкына бер файда да китермәде, диючеләр бар.

Малала үзе андыйларга игътибар итми.

"Малалага атканнармы – юкмы, мөһим түгел. Мине якламасыннар. Кызларга, хатын-кызларга белем бирүне якласыннар. Минем бар теләгем шул, миңа яклау кирәкми", диде Пакстан кызы Азатлык радиосына.

Терелеп аякка баскач Малала 2013 елның 12 июлендә беренче тапкыр халык алдына чыкты. "Малала көне" дип аталган бу чара Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасында узды. БМО генераль секретаре Пан Ги Мун аны "каһарман" дип атады.

Малалага балаларның тынычлык бүләге тапшырыла
Малалага балаларның тынычлык бүләге тапшырыла
Малала туып үскән Мингорада быел башлангыч һәм урта мәктәпкә укырга кызлар малайлар белән бергә йөри. Күпләр бу турында уйлап та карамый. Малала аларның мәктәпкә йөри алу хокукы өчен көрәшне дәвам итәрәгә җыена.

Малала 2013 елда балаларның тынычлык бүләгенә лаек булды. Берәр көнне ул бергә укыган һәм үскән кыз-малайлар белән яңадан очрашырмын, кызлар һәм ханымнар өчен имин булган, хатын-кызлар кыерсытылмаган илгә кайтырмын дип хыяллана.
XS
SM
MD
LG