Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Солтангол авылы яңа мәчетле булды


Яңа Солтанголның "Ядкәр" мәчете
Яңа Солтанголның "Ядкәр" мәчете

4 октябрь көнне Оренбур өлкәсе Әсәкәй районында урнашкан Яңа Солтангол авылы яңа мәчетле булды.

Авыл тарихында бу өченче мәчет, аларның язмышлары да төрлечә була: беренчесен инкыйлабтан соң җимерәләр, икенчесе, киресенчә совет чорыннан соң бер йортта урнаша һәм, ниһаять, безнең көннәрдә барлык кануннарына туры китереп төзелгән Аллаһ йорты пәйда була.

Мәчет авыл уртасында биек урында басып тора. Манарасы ераклардан күренә, әйтерсең лә кешеләрне үзенә чакыра, ә тирә-якны коршап алган биек таулар яңа мәчетне җил-давылдан саклый кебек.

Бу - өлкәдә тиз арада төзелгән мәчетләрнең берседер. Әлеге мәчетне ачылу көнен тизләтер өчен авыл халкы өмәләргә йөрде, кулыннан килгән ярдәмен күрсәтте. Тантанада бер үзенчәлекле вакыйга булды: мәктәп музеенда сакланган беренче мәчетнең аен яңа мәчеткә тапшырдылар.

Оренбур мөфтие Габделбарый хәзрәт Яңа Солтангол авылы мөселманнарына әләм бүләк итә
Оренбур мөфтие Габделбарый хәзрәт Яңа Солтангол авылы мөселманнарына әләм бүләк итә
“Зур бәйрәм - яңа мәчет ачыла, ә 1930нчы елларны мәчетләрне сүткәннәр. Менә Нәҗмиев Ваһап бабайга зур рәхмәт, ул безнең иске мәчетнең аен саклап алып калган. Тантанада менә шушы айны иман йортына бирәсе килә. Бу айга 100 елдан артык, үзе бер гомер бит инде”, дигән сүзләр белән Яңа Солтангол мәктәбенең тарих укытучысы Ризида Хәйруллина тарихи экспонатны мәчетнең имамына тапшырды.

Яңа мәчеткә мөселманнар тәкъбир әйтеп керде. Беренче дога, беренче теләкләр.

Мәчет төзү турында сүз ун ел элек кузгатылса, төзелеше бер ел ярымда тәмамлана. Бу вакыт эчендә төзүчеләр күп мәчетләрне барып күрә, шул исәптән Татарстаннан да, проекты Оренбурда эшләнә. Яңа мәчет өчен урын сайлауның үз сәбәбе була.

Мәчет ачылу тантанасы
Мәчет ачылу тантанасы
“Ун ел элек миңа бабайлар керде: ”Безнең мәчет тау башында урнашкан, безгә хәзер инде анда менергә кыен. Шуңа күрә җыелышып сөйләштек тә, мәчетне менә шушы урынга салсак, яхшы булыр иде дигән уйга килдек дип сүз кузгатканнар иде”, дип сөйләде өлкә кануннар чыгару җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов.

Төзелеш турындагы яхшы хәбәр тиз тарала. Ярдәмчеләре дә төрле милләт кешеләре була, өмәләргә көрәк тотып тирә-яктан авыл халкы җыела.

Илдус Дәүләтов сүзен дәвам итеп түбәндәгеләрне сөйләде:

“Бу мәчетне күмәк салдык. Барыбыз бергә һәм кыска вакыт эчендә, барлыгы ел ярым вакыт үтте. Дагыстаннан ике вагон таш кайтардык. Хәзер шул ук бригада Абдулинода мәчет сала. Ул мәчет моңардан өч тапкыр зуррак булачак, Абдулино шәһәре үзе дә зур бит. Икенче елга анысын да ачырбыз”.

Өлкәдә мәчетне төзүдә күп хезмәт иткән кешеләрнең исемен мәчетләргә бирү тәҗрибәсе бар. Андый мәчетнең берсе Орски шәһәрендә булса, икенчесе - "Ядкәр" мәчете Яңа Солтанголда.

"Ядкәр" мәчете
"Ядкәр" мәчете
“Әлбәттә, мондый хәлләр сирәк түгел. Күп көч салган кеше үзенең теләге белән бер истәлек булып калсын дип, багышлыйлар инде. Менә Илдус Ядкәр улы да әтисе Ядкәр хаҗинең бер ядкәре, истәлеге булып калсын дип шундый исем бирде. Без моңа каршы түгел, авыл халкы да риза булды”, дип раслады Оренбур өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәт Хәйруллин.

Бу сүзләр белән Яңа Солтангол авылы хакимияте башлыгы Ягъфәр Фаттахов та килешә:

“Бу бик тә дөрес инде, башыннан азагына кадәр, шушы олы яшенә карамастан, Илдусның әтисе ярдәм итте, менә шушы эшләрне алып барды. Бүгенге көндә дә җомга саен азан әйтә ул. Ишетелеп тора авылыбызга, авылга ямь кертә менә шушы азан яңгыравы.Яңа мәчеткә намазларга балаларыбыз йөри башлады. Мин уйлыйм - бу үзе зур бәхет”.

Мәчет исемен йөртүче Ядкәр Дәүләтов тыйнак кына: “Йөрсеннәр мәчеткә, гыйбадәт кылсыннар.Ә менә минем исемемне мәчеткә кушарга кирәкмәс иде, аңа Илдус дип кушсалар, яхшырак булыр иде”, дип елмайды.

1930нчы елларда мәчетнең аен булса да бүгенге көнгә кадәр саклап калган Яңа Солтангол халкы яңа мәчеткә икеләтә саклык белән карар, алай гына да түгел, тауларга таба менгән баскычлардан эзләр суынмас, азан тавышы күкләргә юнәлер.
XS
SM
MD
LG