Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан быел хаҗга азрак кеше китте


"Әл-Хәрам" мәчете. Быел хаҗда ике миллионлап мөселман катнаша, шуларның 1 миллион 400 меңе башка илләрдән килүчеләр.
"Әл-Хәрам" мәчете. Быел хаҗда ике миллионлап мөселман катнаша, шуларның 1 миллион 400 меңе башка илләрдән килүчеләр.

13 октябрь якшәмбе көнне Согуд Гарәбстанында хаҗ кылу башлынды. Быел Татарстаннан хаҗга китүчеләр саны узган елга караганда азрак, бару шартлары да башкачарак.

Узган ел Татарстанга хаҗ кылу өчен 1500 кешелек квота бирелгән булса, быел ул 1200 кешегә бирелде. Моның рәсми сәбәбе Мәккәдәге "Әл-Хәрам" мәчетенең төзекләндерелүе, киңәйтелүе (әлеге мәчетнең эчке ягында Кәгъбатулла урнашкан), шуңа күрә күп кенә илләргә, шул исәптән Русиягә дә хаҗ квоталарының егерме процентка киметелүе дип аңлатылды. Согуд Гарәбстаны үзе өчен дә квоталарны илле процентка киметте.

Быел Татарстаннан хаҗга бару шартлары да узган еллардагыдан аерыла. Хаҗ бәясе быел 128 йә 138 мең тәшкил итә. Очкыч белән Казаннан Җиддә шәһәренә туры барып, Мәдинәдән Казанга туры кайткан очракта 138 мең, ә инде Җиддәгә туры барып, кире юлда очкыч белән Дубай аша кайткан очракта хаҗ бәясе 128 мең дип билгеләнде.

Әл- Хәрам мәчетенең төзекләндерелүе
Әл- Хәрам мәчетенең төзекләндерелүе
Хаҗга җибәрү эше белән быел Татарстаннан бердәнбер рәсми аккредитацияләнгән хаҗ-оператор шөгыльләнде - Татарстан диния нәзарәте каршында эшләүче ООО “ТДМ” ("Татарский деловой мир") хаҗ-операторы. Ул 2012 елның кышында эшли башлады, былтыр да хаҗиларны ул җибәрде. “Идел- хаҗ”ның рәсми хаҗ-оператор булып танылмавы турында узган елның җәендә билгеле булды.

Әлеге хаҗ-оператор хаҗ кылырга теләүчеләргә быел махсус "Барысы да кертелгән" дигән програм тәкъдим итте, ул 128 меңгә дә, 138 меңгә дә баручыларга бертөрле. Ягъни шушы хаҗ бәяләренә ашау, яшәү, ирләр өчен ихрам, корбан чалу өчен хайван бәясе дә кертелгән. Хаҗ-операторның рәсми сайтында өстәмә акчаның монда да, Согуд Гарәбстанында да җыелмаячагы хакында хәбәр ителгән иде.

Шул исәптән, яз көне әлеге “ДУМ РТ ХАДЖ” програмы җитәкчесе Руслан Нәфисуллинның Русия федераль миграция хезмәте җитәкчелегенең Татарстан буенча чит ил паспортлар эшләү бүлеге җитәкчесе Ринат Фазылов белән очрашуы нәтиҗәсендә, хаҗиларга документларны җыю, чит ил паспортларын ясату кебек мәшәкатьләрдә ярдәм итү турында килешенгән иде.

Хаҗ кылучылар Татарстаннан Согуд Гарәбстанына 1-8 октябрьләрдә юл тотты. Кайту вакытлары 19 октябрьдән 10 ноябрьга кадәр дип исәпләнә. Хаҗ кылучыларга юл өчен җайлаштырылган махсус сумкалар, татарча-русча-гарәпчә сүзлек, Вәлиулла Якуповның "Хаҗ һәм өмрә", "Дога" кебек китаплары, Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте Исламия" китабы татар һәм рус телләрендә биреп җибәрелде. Быел да хаҗга баручыларның күбесен өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә.

Хаҗ-операторларга таләпләр кырысланды

Кешеләрне хаҗга җибәрү белән шөгыльләнүче хаҗ-операторлар өчен дә быел үзгәрешләр булды, Согуд Гарәбстаны аларга карата таләпләрне кырыслатты. Нәтиҗәдә, июньнән Русиядәге хаҗ-операторлар яңа кагыйдәләр буенча эшли башлады. Инде июнь башына кадәр үк алар Ростуризм каршындагы Бердәм федераль туроператорлар реестрына һәм күчмә туризм буенча ассоциациягә керергә тиеш булды.

Кермәгән очракта хаҗ-операторларга Согуд Гарәбстаны илчелегеннән аккредитация бирелмәячәк иде. Хаҗ-операторларның Согуд Гарәбстанына бурычлары булса, аларның визалар алуда проблемнары туачак иде. Кагыйдәләр бозылган очракта аккредитацияне туктату, материалларны хокук саклау органнарына тапшыру каралды.
XS
SM
MD
LG