Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малала Йосыфзаи 2013 елның Сахаров бүләгенә лаек булды


Малала Йосыфзаи
Малала Йосыфзаи
Европа Парламенты 2013 елда Сахаров исемендәге бүләккә Талибан һөҗүмендә каты яраланып исән калган һәм Пакстанда кыз балаларның мәктәпкә йөрү хокукы өчен көрәшкән 16 яшьлек Малала Йосыфзаи лаек, дип игълан итте.

BBC журналисты Абдүл Һаи Какар үтенече белән ул урду телендә Талибан хакимияте астындагы тормышы турында көндәлек яза башлый, анда ул үзенең чын исемен күрсәтми. Көндәлек инглиз теленә тәрҗемә ителә һәм аның белән кызыксыну арта башлый. Үзенә булган һөҗүмнән соң ул катлаулы операцияләр кичерә, аны дәваларга Британиягә алып китәләр.

Пакстан президенты Малаланы илнең киләчәге дип атады. ерелеп аякка баскач Малала 2013 елның 12 июлендә беренче тапкыр халык алдына чыкты. "Малала көне" дип аталган бу чара Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасында узды. БМО генераль секретаре Пан Ги Мун аны "каһарман" дип атады.

Европа Парламенты 50 мең евро күләмендәге Сахаров бүләген ел саен кеше хокуклары һәм сүз иреге өчен көрәшүчеләргә тапшыра. Малала җомга көнне игълан ителәчәк Нобель тынычлык бүләгенә дә төп намзәтләрнең берсе.
XS
SM
MD
LG