Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Экстремистлар" исемлегенә кертелгән әбиләр пенсиясен ала алмый


Кайбер өлкәннәр айлар буе пенсия акчасын ала алмый
Кайбер өлкәннәр айлар буе пенсия акчасын ала алмый

11 октябрьдә Чаллыда Сәид Нурси китапларын укучыларга карата мәхкәмә тыңлаулары башлана. Әлеге эш нигезендә шикләнелүче кайбер өлкән кешеләр экстремистлар исемлегенә кертелү сәбәпле пенсия акчасын ала алмый.

Җомга көнне Чаллыда 1986 елгы Илнур Хафизов һәм 1985 елгы Фидаил Сәлимҗановка карата беренче мәхкәмә тыңлаулары уза. Аларны Русиядә экстремистик исемлеккә кертелгән Төркия дин белгече Сәид Нурси китапларын (2008 елның апрелендә Русия Югары мәхкәмәсе әлеге авторның идеяләрен алга сөргән Нурчылар оешмасын да ил күләмендә тыйды – Л.Х) укуда, оешма әгъзалары булуда гаеплиләр.

Тагын берничә кешегә карата тикшерү эше дәвам итә. Шуларның берсе 55 яшьлек Нәкыя Шәрифуллина сүзләренчә, ул инде өч ай дәвамында пенсия акчасын ала алмый.

“Банкта экстремистлар исемлегендә булуым белән аңлаттылар. Фатир өчен түләргә кергәч тә иремә “без сездән алмыйбыз, сездә террорчы яши” дип чыгарганнар. Аннары инде “бу юлы гына алабыз, башка вакытта безгә килмәгез” дигәннәр. Юл таныклыгына түләргә теләгәч тә “кара исемлектә” дип чыкты. Тикшерүчедән сорагач, “минем катнашым юк” ди, һәркайсы үз өстеннән төшерә, кемгә барып мөрәҗәгать итәргә дә белмәссең. Әле мин өч ай гына алмадым. Бер еллап алмаучылар да бар”, ди ул.

Шәрфиуллина сүзләренчә, алар элек мэрия биргән фатир нигезендә эшләнгән “Ихлас” мәдрәсәендә белем алган. 2007 елда аны ябу карары чыккан. Әмма алар белем алуларын дәвам иткән һәм 2013 елның февралендә бу укучыларның өйләрендә тентү булган.

Сергей Михайлов
Сергей Михайлов
“Күбесе пенсионерлар иде. Анда 55-80 яшьлекләр. Өйләреннән язган дәфтәрләрен, китапларын алдылар, кайберләренең Коръәннәренә кадәр алып киттеләр. Хәзер кабат-кабат сорау алуга чакыралар”, ди ул.

Мөселманнарны яклау комитетының Мәскәүдәге вәкиле, Сәид Нурси китапларын укуда гаепләнүчеләр эше белән шөгыльләнүче Сергей Михайлов Азатлыкка әйтүенчә, “Рисалә әл Нур” китаплары өлешчә генә тыелса да аның бөтенесе тыелган кебек күрсәтелә, хәтта оригиналы да тыелганы белдерелә.

“Чаллыда күбрәк оригиналдан укыйлар. Төркиядә дә бу китаплар тыелган дияргә яраталар, әмма бу дөреслеккә туры килми. Төркия Коръәннең бик мәгънәле тәфсире буларак ул китапларны киресенчә бастырып чыгарырга җыена. Нурси беркайчан да ниндидер оешма төзү турында сүз йөртмәгән. “Нурчылар” оешмасы турында Русия махсус хезмәтләре уйлап тапкан. Бу китапны кулланучылар иманыннарын ныгыту, Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен укый”, ди ул.

Михайлов әйтүенчә, Красноярскида бик күп урыслар бу китапларны укыганнан соң исламга күчкән.

Илһам Меражов һәм Камил Одилов
Илһам Меражов һәм Камил Одилов
“Бу инде хакимиятне куркыта. Шуңа алар аны укучыларга һөҗүм башлады. Новосибирскида Илһам Меражов һәм Камил Одиловка җинаять эше ачылды. Чаллыда шулай ук берничә кешегә карата тикшерү эше бара. Чиләбедә мөслимәләргә җинаять эше ачылган иде, әмма дәлилләр булмау сәбәпле ябылды. Петербурда бер мөселман ярты ел тикшерү изоляторында тотылды. Аннары аны ярты елга төрмәгә хөкем иттеләр һәм изоляторда утырган алты айны исәпкә алып иреккә чыгардылар. Бу китапны укучыларга карата унлап гаепләү карары чыгарылды. Күбесенә шартлы хөкем бирелде.

Чаллыда гаепләнүчеләргә карата бик дорфа кыланалар. Йөзләп кешедән сорау алганнар. Аларның күбесе өлкәннәр. Автоматлы кешеләр килеп бөтен күршеләр алдында сорау алу өчен өлкәннәрне машиналарга утыртып китәләр. Инде күршеләрнең дә мөнәсәбәте үзгәрә. Бу мөселманнарны экстремистлар исемлегенә кертәләр. Торак өчен акча алудан баш тарталар.

Чиләбедә мәхкәмәдә артык үзләрен якламасыннар өчен мөслимәләргә басымнар булган. Урамда һөҗүмнәр ясаганнар”, ди Сергей Михайлов.
XS
SM
MD
LG