Accessibility links

Үзәк Азиядә төрек мәктәпләренә басым арта


Tөрек мәктәпләре төрле гаепләүләр аркасында Үзбәкстанда 1999 елда ук ябылган иде. Хәзер бу мәктәпләрдән укып чыккан укучылар кулга алына башлады.

Советләр Берлеге җимерелү белән, 90-нчы еллар урталарында Төркия эшкуарлары ярдәмендә Үзбәкстанда 65-тән артык уку йорты төзелгән иде.

Төрек мәктәпләре Үзәк Азияда төрки телле илләрдә генә тугел, фарсы телле Таҗикстанда да шактый популяр.

Мәктәпләрнең яхшы җиһазлануы һәм сыйфатлы бинасы булуы, аның популарлыгын тагын да арттыра иде.

Шулай да, Үзәк Азия илләрендә соңгы вакытта әлеге мәктәпләргә басымнар артты. Кайбер журналист һәм рәсмиләр мәктәп эшчәнлеге асылында башка максатлар ята дигән шик белдереп аңа каршы чаралар күрергә чакыра.

Төркмәнстанда диннәр тарихы дәресе лицейның укыту програмыннан чыгарылды. Фарсы телле Таҗикстанда исә, мәктәп пан-туркизм идеаллары таратуда гаепләнә.

Мәктәптә укып чыгучылар кулга алына

Үзбәкстанда бу мәктәпләр Төркия белән икеле мөнәсәбәтләр начараю сәбәпле, 1999 елда ябылган иде.

Бу вакыйгадан инде 10 ел вакыт үтүенә карамастан, Ислам Кәримов хакимияте өчен төрек мәктәпләре әле дә актуал мәсьәлә булып тора. Хәзер мәктәпләр түгел, аннан укып чыккан кешеләр тикшерелә.

Соңгы арада Үзбәкстанда, төрек мәктәбендә укып чыккан 8 журналист кулга алынды.

Журналистлар канунсыз дини оешма төзеп, экстремист хәрәкәткә катнашуда гаепләнә. Аларга 6,5 ел төрмә җәзасы каралган.

Үзбәкстан мәгълүмат чаралары, аларны илдә тыелган "нурчы"лар җәмәгате әгъзалары булуын белдерде.

Чөнки мәктәпләр ачу эшен сөнни мөселман галиме һәм язучы Фәтһуллаһ Гүлән башлап җибәргән иде.

Төрек мәктәпләре һәм Гүлән хәрәкәте


Бу мәктәпләрнең тыелуының асылында шул ук Гүлән хәрәкәте тора. Фәтһуллаһ Гүлән фикерләренә карата дөньяда төрле карашлар яңгыраса да, гомум алганда ул, яңалыкчы ислам галиме буларак таныла. Диннәр-ара диалог һәм толерантлык төшенчәсен яклаучы Гүлән, террорчылык һәм экстризмга катгый каршылык белдерә. Аның ислам, суфизм, мәгърифәт, сәнгать, мәдәният кебек төрле мәсьәләләрне үз эченә алган 60-тан артык китабы бар.

Коръәнне замана таләпләренә күрә гыйльми дәлилләр белән аңлаткан ислам галиме Сәид Нурсине үзенә остаз итеп күргән өчен, Гүләнне шулай ук "нурчы" дип атыйлар.

Сәид Нурсинең китапларын үзбәкчәгә тәрҗемә иткән һәм шул сәбәпле туган иленә кайта алмаган үзбәк академигы Илһам Мераҗов, бу мәктәпләрдән укып чыгучы кешеләр арасында Нурси, яисә Гүлән фикерләрен үзләренә якын күргән кешеләр булырга мөмкин дип фаразлый. Ләкин бу барлык мәктәпләрне тәмамлаучыларның "нурчы" булуын аңлатмый, ди.

Ләкин үзбәк хакимияте моның аермасын күрми. Алар бу мәктәпләрдән укып чыккан һәрбер укучыны нурчылар дип карый.

Һәм аларның илнең дөньяви системына каршы янавын алга сөрә. Ләкин чынлыкта исә, бу хәрәкәт үзе башта ук дини экстримизмга каршы тора, ди Илһам.

"Куркыту сәясәте өчен яңа дошман табылды"


Үзбәк сәясәт белгече Ташпулат Юлдашев исә, "нурчылар" бәхәсе, басымнарны дәвам иттерү өчен хакимият тарафыннан уйлап чыгарылган яңа дошман, ди.

"Үз хакимиятенә янау куркынычы белән Кәримов, хәзергечә вахаби, хизбут-тахрир һәм акрамия дип аталган төрле төркемнәргә каршы көрәшә иде. Аларның барсы да бастырылды. Кәримов үзенә хәзер яңа дошман тапты. Бу ил эчендә төрле проблемнар булуын һәм Кәримовның үзен имин хис итмәвен күрсәтә. Кәримов хакимияте дә халыкның игътибарын, илдәге социаль һәм икътисади проблемнардан чикләштерү өчен, бу гаепләүне таратты. Шулай итеп, ул халыкны дәвамлы куркуда тотырга тырыша”, ди.

Башка язмалар

XS
SM
MD
LG