Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубин җанатарлары үзара сугыша язды


Рубин җанатарлары үзара сугыша язды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Рубин җанатарлары үзара аңлаша алмады

10 октябрь кичендә Казанда Рубин фанатлары аздан гына үзара сугышмый калды. "Татар Рубины" төркеме әгъзалары уздырган очрашуга килеп "Руслар, алга" дип кычкырып җәнҗал чыгарырга тырышкан икенче бер төркемне полиция куып таратты.

"ВКонтакте" социаль челтәрендә үзләрен "Татарский Рубин" төркеме дип атаган яшьләр моннан берничә көн элек Казанның "Кольцо" сәүдә үзәге янында очрашырга сүз куешкан иде. Бу төркем социаль челтәр аша Татарстанда һәм "Рубин" клубында нацизм һәм фашизмга каршы булуларын белдерде һәм әлеге хәрәкәтне туктатырга өндәде. Челтәрдә калдырган белдерү буенча алар 10 октябрьдә кичке җидедә очраштылар. Мөгаен шушы очрашуда алар Рубин җанатарлары арасында күзәтелә башлаган нацизм мисаллары турында сөйләшергә теләде булса кирәк, әмма бу сөйләшү барып чыкмады.

"Вконтакте"да алдан игълан ителгән очрашуга 40тан артык Рубин җанатары җыелды. Нәкъ җиде тулгач алар янына таба ун-унбиш кешелек икенче бер төркем "Русские, вперед", дип кычкырып чабып килергә омтылды. Ләкин аларның бу гамәлен тиз арада килеп җиткән полиция хезмәткәрләре туктатып калды. Русча шигарләр кычкырган төркем качу ягын карады. Җыелган егетләр исә урыс милләтчеләренең бу гамәлен тыныч кабул итте, кайберәүләр мондый провакациянең булачагын сизенүләре турында белдерде.

Качкан төркемнән беркемне дә тота алмаган полиция хезмәткәрләре җыелып торган "Татарский Рубин" төркеменә таралырга кушты. 10-15 минут барган үгетләүләрдән соң "Татарский Рубин" төркеме әгъзалары тыныч кына таралышты.

Әлеге җыенның нинди максаттан оештырылуын монда килүчеләрнең берсе дә аңлатырга теләмәде. Араларыннан Нияз исемле егет бу җыелыш турында соңрак сөйләрмен дип ышандырса да, полиция уздырган әңгәмәдән соң ул бу фикереннән ваз кичте.
XS
SM
MD
LG