Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус милләтчеләре Казанда үз маршын үткәрергә җыена


2012 елда "Рус маршы"нда катнашучылар тоткарланды
2012 елда "Рус маршы"нда катнашучылар тоткарланды

Казанда Хәтер көне чикләнгән сурәттә рус милләтчеләре үз маршын уздырырга әзерләнә. Рөхсәт бирелмәгән очракта алар тәртипсезлекләр белән кисәтә.

Татар милләтчеләре Хәтер көненә әзерләнгәндә һәм бина өчен көрәш алып барганда, рус милләтчеләре һәм берничә иҗтимагый оешма 4 ноябрьдә Рус маршын уздырырга йөри. Рәсми рөхсәт алынмаган, әмма әзерлек эшләре инде башланып киткән.

Рус мәдәнияте җәмгыятенең рәсми интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, быел бу чараны әлеге оешма гына түгел, “Каравон” фольклор бәйрәмен үткәрүче, рәссам Константин Васильев музеен ачу идеясен күтәреп чыккан, Масленица бәйрәмен уздыручы күпсанлы активистлар да оештыра.

Русиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелүче Рус маршын Казанда да уздыру, дөресрәге тыймау үтенече белән бер дистәдән артык активист Татарстан президентына ачык хат юллады. Анда “без сезгә Татарстан патриоты һәм үз халкы өчен җан атучы татар кешесе буларак мөрәҗәгать итәбез,” диелә.

Рус йөрешен оештыручылар үз хатларында “татар халкы безнең өчен һичшиксез тугандаш халык” дип яза. Бу хат Рус мәдәнияте җәмгыятенең рәсми интернет сәхифәсендә басылып чыкты.

Анда шулай ук, бу чараның тыелуы Татарстанда рус халкына хакимиятләрнең мөнәсәбәтен күрсәтүче бер фал булачак диелә.

"Рус маршы - позитив күренеш"

Радикал карашлы рус милләтчеләрен туплаучы, шовинизмның артуын күрсәтүче бу Рус маршын Татарстандагы активистлар позитив күренеш дип атый.

“Соңгы елларда Рус маршы позитив күренешкә әверелде. Меңнәрчә кеше 4 ноябрьдә 1612 елгы орышта рус халкының уйнаган ролен искә төшерергә һәм русларның башка халыклар белән дус яшәү теләген күрсәтер өчен урамга чыга”, дип дәвам итә хат авторлары.

“Рөстәм Нургали улы, Рус маршы - бернинди дә протест чарасы түгел, ул безнең уртак Ватаныбызны поляк илбасарларыннан азат итү көнендә үткәрелә. Бигрәк тә, аның Казан изге ана иконасы табылган көнгә туры килүе безнең өчен аеруча кадерле”, диелә дистәләп иҗтимагый оешма вәкиле имзалаган хатта.

Бу документта язылганча, оештыручылар 2012 елдагы кебек дистәләрчә яшь кешенең кулга алынуыннан курка. Үткән ел бу чара рәсми рөхсәт ителмәгән булган, әмма барыбер ул оештырылган. Төрле чыганаклар язганча, узган ел Рус йөрешенә чыккан 54тән алып 75кә кадәр кеше тоткарланган.

"Тәртипсезлекләр килеп чыгарга мөмкин"

Бу елда Рус маршын оештырып йөрүчеләр бу чараны үктәрергә теләгән яшьләр үз белдеге белән урамга чыгарга мөмкин дип кисәтә. Бу үз чиратында тәртипсезлекләр һәм җәмгыятьтә кире реакция китереп чыгарырга мөмкин, ди алар. Провокацияләр дә килеп чыгуы ихтимал, дип язылган Татарстан президентына юлланган хатта.

Рус милли активистлары "Рус маршы"на кадәр 2011 елның февралендә "Руслар сәламәт тормыш өчен" йөрешен үткәргән иде.
Рус милли активистлары "Рус маршы"на кадәр 2011 елның февралендә "Руслар сәламәт тормыш өчен" йөрешен үткәргән иде.
2011 елда бу көнне оештырылган Руслар йөгереше күмәк сугышу белән тәмамланган иде, дип искә төшерә оештыручылар.

Боларны булдырмас өчен Казанда 4 ноябрьдә Рус маршын уздырырга теләүче иҗтимагый оешма вәкилләре чараны хакимятләр белән бергәләп, тәртипле итеп оештырырга тәкъдим итә.

“Без үз чиратында милли экстремистлыкка һәм түземсезлеккә юл куймабыз”, дип вәгъдә бирә алар.

Бу хатны Рус мәдәнияте үзәге җитәкчеләре Александр Салагаев һәм Михаил Щеглов, “Согласие” хәрәкте башлыгы Владимир Беляев, Язучылар берлеге әгъзасы Лев Кожевников, Русия журналистлары иҗтимагый оешмасының төбәк башлыгы Юрий Шерстнев, “Яңа көч” фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Виктор Диц, Татарстанда педофилларга каршы көрәшүче хәрәкәт башлыгы, социаль челтәрләрдә рус мәдәниятен яклаган һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшкән төркемнәр башлыклары, рус милли ансамбле җитәкчесе һәм башкалар имзалаган.Татарстан президентына юлланган хатта барлыгы 16 имза тора.

"Татар һәм Урыс йөреше - икесе ике нәрсә"

Рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов соңгы белдерүендә, татар иҗтимагый хәрәкәтенең чарасын чикләүгә бәя бирде. Ул Татар һәм Рус йөрешләрен чагыштырмаска чакыра. Рус активистлары башка халыклар белән дустанә яшәргә тели, ә татар милләтчеләре сепаратистлар, Русиядән аерылырга тели”, дип әйткән ул.

Нәрсә ул - Рус маршы һәм аны кем оештыра?

Рус маршлары гадәттә “Урыслар алга!” "Русия урыслар өчен!" "Кавказны ашатудан туктагыз!" дип кычкырып баручы такыр башлы радикал яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре, футбол җанатарлары катнаша. Кайбер шәһәрләрдә андый маршлар тыныч үтә-үтүен, әмма аларда барыбер рус милли шигарләре күтәрелә. Аларны Русия буйлап үтә дә милләтче оешмалар оештыра.

Татарларны тугандаш халык дип атаучы һәм быел Рус йөрешен уздырырга теләүче республиканың рус мәдәнияте җәмгыяте җитәкчеләрнең берсе Щеглов Татарстанда татар телен рус теле белән бер үк күләмдә укытуга каршы көрәш алып бара.
XS
SM
MD
LG