Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель Тынычлык бүләге Химик коралны тыю оешмасына бирелде


Химик коралны тыю оешмасы генераль мөдире Әхмәт Узумчы
Химик коралны тыю оешмасы генераль мөдире Әхмәт Узумчы
Норвегиянең Нобель комитеты Нобель Тынычлык бүләген "химик коралны юк итү тырышлыклары" өчен Химик коралны тыю оешмасына бирергә дигән карар чыгарды.

1997 елда кабул ителгән Химик коралга каршы килешүне 189 ил имзалаган. Барлык бу илләр дөньяны химик коралдан чистарту өчен тырышлыклар алып бара.

1925 елда кабул ителгән Женева конвенциясендә химик коралны куллану тыелган диелсә дә, аны ясау һәм саклау турында сүз юк. Икенче дөнья сугышы вакытында Һитлер гаскәрләре күпләп үтерүләр вакытында химик коралны кулланганы мәгълүм. Төрле елларда химик коралның дәүләтләр һәм террорчылар тарафыннан кулланылганы билгеле.

"Сүрия сугышы янә химик коралның куркынычын һәм аны тыю вә юк итү тырышлыкларын арттыру кирәклеген күрсәтте", диелгән Нобель комитеты белдерүендә.

Химик коралны юк итү вакыты 2012 елның апреле дип билгеләнгән иде. Кайбер илләр, шул санда АКШ һәм Русия моны эшләмәде.

Коралны юк итү Альфред Нобель васыятендә дә язылган.

"Быелгы бүләкне Химик коралны тыю оешмасына бирүе белән комитет та коралны юк итү эшенә үз өлешен кертергә теләде", диелгән белдерүдә.
XS
SM
MD
LG