Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бирюлевода меңнән артык мигрант тоткарланган


Алдагы көнне тәртипсезлекләр булган Бирюлевода полиция 1200 мигрантны тоткарлаган. Бу хакта Новости агентлыгы хәбәр итә.

Полиция бүген яшелчә базасы һәм җирле базарда тикшерүләр уздырган. Алар барлык ир кешеләр һәм хатын-кызларның документларын һәм машиналарны тикшергән. Полициянең шактый кырыс эш алып барганы әйтелә.

Шулай ук бүген Роспотребнадзор Бирюлеводагы яшелчә базасын япты. Түрәләр сүзләренчә, моңа җирле халыкның зарланулары сәбәп булган.

Тәртипсезлекләрдә катнашып тоткарланган 400ләп кешенең 70е административ җаваплылыкка тартылган. Төрле дәрәҗәдә зыян салган ике кеше сак астында калдырылган һәм аларга карата җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG