Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә ветеран укытучылар хөрмәтенә агач утырттылар


Мәктәп укучылары да үз өлешләрен кертте
Мәктәп укучылары да үз өлешләрен кертте

Төмән районының Шыкча урта мәктәбе бакчасында атказанган укытучылар хөрмәтенә Ветераннар аллеясы булдырылды.

Чара өлкәдә генә түгел, ил буенча таралган күренекле укучылары белән танылган укытучыларга багышлап агач утырту белән башланды. Атказанган педагоглар, безнең арада булмаганнарының бала-оныклары 26 чыршы үсентесе белән мәктәп тирәсен бизәде.

Люция Хәбибуллина әтисе истәлеген мәңгеләштерә
Люция Хәбибуллина әтисе истәлеген мәңгеләштерә
- Моны, беренчедән, гомерләрен халыкны агартуга, халыкка хезмәт итүгә үзләрен багышлаган мәшһүр мәгариф хезмәткәрләренең ХХ гасыр һәм ХХI гасыр башы иҗтимагый-мәдәни тормышында мәгърифәтчелекне, мәгарифне үстерүдәге эшчәнлекләрен мәңгеләштерү булса, икенчедән, төбәгебездә яшәүче татар халкының мәртәбәсен күтәрү кебек игътибарга лаек бер чара дип карарга кирәк, - дип сөйләде әтисе - татар мәгърифәтчесе, өч сугышта катнашкан, үткән гасыр башында өлкәдә күп мәктәпләр ачуны оештырган Бәдретдин Гарифуллин истәлегенә агач утырткан 87 яшьлек ветеран укытучы, берничә китап авторы Люция Хәбибуллина. – Гомер сукмагын намуслы хезмәт белән узган кеше милләтебез тарихында эзсез югалмаска тиеш. Милләт язмышы, аның киләчәге өчен үзен җаваплы санаган зыялы, кыю фикерле, киң карашлы Шыкча авылы җитәкчеләре, мәктәп коллективы, ветераннар шурасы бу мәсьәләне игътибар күзеннән төшерми.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә ветеран укытучылар турында истәлекләр, һәркем хатирәләре белән уртаклашты. Фатыйх хәзрәт Гарифуллин изге эшнең нәтиҗәле булуын теләп Коръән укыды.

Мәгариф алдынгылары
Мәгариф алдынгылары
“Аванпост” яшүсмерләрне хәрби хезмәткә әзерләү буенча укыту үзәгенең 20 еллык юбилее тантаналарында катнашуы турында сөйләде. “Аванпост” директоры Александр Перовка үзәк белән тыгыз элемтәдә, җылы мөнәсәбәттә эш алып баруына Фатыйх Гарифуллин бик рәхмәтле. Хәзрәт үзәк оештырган чараларда еш катнаша, анда милләттәш сугыш, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын очрашуга алып килә.

Бу көнне дә яшьләрне Ватанны сакларга әзерләүдә зур көч куйган, балалар белән патриотик тәрбияви эшләр алып барган, җәйге дини лагерьлар үткәргәндә булышлык күрсәткән “аванпост”ларны бәйрәмнәре белән тәбрикли. Илебезне саклауда мөселманнарның зур батырлыклар күрсәтүләрен билгеләп үтә ул һәм мисаллар китерә: Ватан сугышы тәмамланыр алдыннан Рейхстагка беренче Кызыл байракны совет сугышчысы Гази Заһитов кадаганын, Александр Матросовның татар егете булуын һәм башкалар турында сөйли. Фатыйх хәзрәт һәр чарада татар телен, тарихын яклап, дәлилле мисаллар китереп тора.
XS
SM
MD
LG