Accessibility links

Мөселманнар Корбан бәйрәмен билгели


Узган ел Казандагы "Рамазан" мәчетендә бәйрәм намазына җыелган халык
Узган ел Казандагы "Рамазан" мәчетендә бәйрәм намазына җыелган халык

Быел Казанда корбанга беренче тапкыр дөя чалыначак. Бәйрәм вәгазьләре барлык мәчетләрдә берүк вакытта укыла.

15 октябрь Русиянең мөселманнар күпләп яшәгән республикаларында Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне дип игълан ителгән. Дүшәмбе эш көне бер сәгатькә кыскартылган.

Сишәмбе көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазы укылачак. Бәйрәм вәгазе 7.20гә билгеләнгән, намаз 7.50дә булачак. Казанда шәһәр транспорты сәгать биштән йөри башлаячак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазен Кол Шәриф мәчетендә алып барачак. Ул "Яңа Гасыр" телевидениесеннән турыдан-туры күрсәтеләчәк.

Быел Казанның Авиатөзелеш, Совет һәм Мәскәү районнарында ачылган өч мәчеттә бәйрәм намазы беренче тапкыр узачак.

Намаздан соң мөселманнар корбан чалуга керешәчәкләр. Казанда ул махсус урыннарда башкарылачак. Аерым алганда Мәрҗәни, Кабан арты, "Ризван", "Әҗем", "Нурислам", "Ислам" (Дәрвишләр бистәсе), Сөләйман, "Хөзәйфә" мәчетләре каршына корбанлык хайваннар китереләчәк. Быел меңнән артык хайван чалыныр дип көтелә. Беренче тапкыр Татарстанда алты дөя чалачаклар.

Корбан чалу урыннарында санитария хезмәтләре һәм полиция кизү торачак.

Гомумән быел Русия төбәкләрендә Корбан бәйрәмендә полиция чамадан тыш күп булыр дип көтелә, бу бигрәк тә Мәскәүдәге Бирюлеводагы тәртипсезлекләр белән дә бәйле.

Мәскәүдә дүрт мең полиция иминлек саклаячак. Хокук саклау оешмалары мөселманнарга үзләре белән алып килергә ярмаган әйберләр исемлеген дә җиткерде.

Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Шуңа ниндидер сәбәпле сишәмбе корбан чала алмаучылар, аны алдагы көнне дә башкара ала. Әлеге өч көндә төрле чаралар каралган. Мисал өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы корбан ашы уздырачак. Шулай ук "Азатлык" татар яшьләре берлеге дә Корбанга багышлап мәҗлес оештыра. Ул Карл Маркс урамы 41нче йортта үтәчәк.

"Шулай ук бу бина белән саубуллашу кичәсе дә булачак", ди берлек рәисе Наил Нәбиуллин.

17 октябрьдә Казанда "Мәрхәмәтле корбан" дигән хәйрия концерты үтәчәк. Аннан җыелган акчалар "Ярдәм" мәчетендәге күзе күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәгенә китәчәк. Чарада барлыгы 30дан артык җырчы катнашырга ризалык биргән.

Моннан тыш, мәчетләр каршында һәм өйләрдә мәҗлесләр каралган. Русия төбәкләрендә, чит илдә яшәүче татарлар өчен бу очрашу өчен бер мөмкинлек тә булып тора.
XS
SM
MD
LG