Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бирюлевода Щербаковны үтерүдә шикләнүченең кем икәнлеге ачыкланган


Щербаковны утерүчене табарга дигән таләп куелган халык җыенында катнашучыларны ОМОН тоткарлый
Щербаковны утерүчене табарга дигән таләп куелган халык җыенында катнашучыларны ОМОН тоткарлый
Мәскәүнең Бирюлево районында Егор Щербаковны үтерүдә шикләнелгәннең кем икәнлеге ачыкланган. Ул – Азәрбайҗанда туган Орхан Зейналов, дип хәбәр иткән РИА Новостига Русия эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте вәкиле. Мәскәү полициясе аның кайда булуын хәбәр итүчегә бер миллион сум акча вәгъдә итә.

Егор Щербаков һәлак булганнан соң якшәмбе Бирюлевода тәртипсезлекләр башланды. Щербаковны утерүчене табарга дигән таләп куелган халык җыеныннан соң радикал кәефлеләр кибетләрне җимерә, машиналарны әйләндерә башлады. Алар миграция тәртипләрен катылатуны таләп итеп милләтчел шигарләр кычкырды. Бу тәртипсезлекләрдә 23 кеше, шул исәптән сигез полиция хезмәткәре дә зыян күрде.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күрә, 267 кеше тоткарланган. 72 кешегә тәртип бозган өчен административ гаепләү белдерелгән. 32 кешегә вак хулиганлыклар һәм килешенмәгән чарада катнашкан өчен 500 сумнан алып өч мең сумга кадәр штраф түләргә дигән карар чыгарылган.
XS
SM
MD
LG