Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары Корбан бәйрәмен һәм Хәтер көнен билгеләде


Тәлгат Таҗетдин гает намазын укый. Уфа, 15 октябрь 2013
Тәлгат Таҗетдин гает намазын укый. Уфа, 15 октябрь 2013

15 октябрь Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге Корбан бәйрәмен һәм Хәтер көнен билгеләде.

Чара Башкортстан татарлары конгрессының Орджоникидзе районы татарлары конгрессы рәисе Рәис Карачуринның Корбан бәйрәме һәм Хәтер көне уңаеннан Коръән сүрәләре укуы белән башланды.

Арытаба Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Корбан бәйрәмендә кайсы мәчеттә булулары һәм бәйрәм уңаеннан фикерләре белән бүлештеләр. Башкортстан татарлары конгрессының Орджоникидзе районы татарлары конгрессы рәисе Рәис Карачурин фикере белән уртаклашты:

– Мин башкаланың Киров районындагы элек Башкортстан Диния нәзарәте утырган, бүген гади “Гыйбадәтханә” дип аталган урында узган бәйрәм чарасында катнаштым. Бу чара Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте байрагы астында узды. Бәйрәм чыгышында Башкортстанның элеккке президенты Мортаза Рәхимовка исәнлек-саулык та теләделәр. Моны ул җитәкләгән “Урал” фондының мәчетләр төзүгә ярдәме белән аңлаттылар. Дөрес, ул мәчетләр башкортлар күпләп яшәгән Урал арты районнарында төзелә. Ләкин эш кайда төзелүендә түгел, ә изге гамәлдә, минемчә.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов шуларны сөйләде:

Вил Латыйпов
Вил Латыйпов
– Мин Русиядәге мөселман оешмалары турында телгә алыр идем. Белүегезчә, Мәскәүдә Русия мөфтиләре шурасы бар. Җитәкчесе – Равил Гайнетдин. Бар Русия мөселманнары Диния нәзарәте. Башы – югары мөфти Тәлгат Таҗетдин. Әлеге нәзарәт Русия мөселманнарыныкы булса да, аңа, белүегезчә, Кавказ республикалары мөфтиятләре буйсынмый диярлек. Ул гына да түгел, Башкортстандагы мөселман оешмалары да икегә бүленгән. Берәүләр Русия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте башы Тәлгат Таҗетдингә, икенчеләр Башкортстан Диния нәзарәте башы Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинга карый. Дөрес, Башкортстанда соңгы чорда аларны берләштерү мәсьәләсе карала, ләкин бу барып чыкмаска охшаган. Чөнки Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең Башкортстан буенча төбәк җитәкчесе булып Таҗетдиннең улы Мөхәммәт Таҗетдин тора. Берләшкән очракта Башкортстан Диния нәзарәте башы мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин аңа буйсынырга тиеш булып чыга. Шуңа ул моңа бармаячак дип фаразлана. Чынлыкта, Башкортстан Диния нәзарәте башы Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең төбәк бүлекчәсен дә җитәкләргә тиеш, минемчә. Ягъни, Таҗетдиннең Башкортстан буенча урынбасары аның улы түгел, ә Башкортстан мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин булырга тиеш. Русиядә православ христианнарны бүлгәләү белән шөгыльләнмиләр. Мөселманнар исә берничә оешмага бүленгән һәм аларның барысын да Русия хакимияте таный. Хакимият безнең бүлгәләнүне яклый. Бу – хурлык. Без берләшү юлларын эзләргә тиеш. Моны мөселман оешмалары гына башкарып чыга алмый икән, милли оешмалар да ярдәм итәргә тиеш.

Хәтер көне

Икенче көн тәртибе буенча – Хәтер көне искә алынды. Иң башта Казанда Хәтер көнендә катнашу турында сүз барды. Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы, рәссам Роберт Ярулла сүз алды:

Роберт Ярулла
Роберт Ярулла
– Башка елларда Казанда узган Хәтер көненә автобуслар белән бара идек. Быел дүрт кеше җәмәгатьчелек автобусында бардык. Шулай ук ТИҮ идарәсенең бер әгъзасы шәхси машинасында гаиләсе белән барды. Шулай итеп, чарага барлыгы дистәгә якын кеше барды. Бу миллионнан артык татар яшәгән Башкортстан өчен бик аз, әлбәттә. Хурлык. Киләчәктә оешкан төстә эш итәргә кирәк. Хәтер көнендә бездән дә бер кеше – Башкорстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы Кәрим Яушев чыгыш ясады. Чыгышы бик әйбәт булды.

Чарада интернетның "Вконтакте" челтәрендәге "Правые татары", ягъни "Уң татарлар" төркеме әйдәманы Руслан Морзаков та катнашты. Чыгышы белән Башкортстаннан булган, бүген Мәскәүдә яшәүче Русланга шактый тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килде. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов фикере:

​– Бу төркем татарга каршы эшли. Дөрес, алар интернетны яхшы үзләштергән, технологияләрне әйбәт белә. Ләкин татар-башкорт мөнәсәбәтләрен бөтенләй аңламыйлар, яки махсус шулай эш итәләр. Алар Башкортстандагы татар мәнфәгате өчен янучыларны дошман итеп күрсәтә. Шул исәптән миндә ниндидер дошман күрделәр. Мин аларны һич кенә дә аңламыйм.

Руслан Морзаков шулай диде:

Руслан Морзаков
Руслан Морзаков
– Безнең төп максат – Идел-Урал төбәгендә яшәгән халыкларны берләштерү. Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәгендәге татар районнарын Татарстанга кушу, Башкортлар Кече Башкортстанда яшәргә тиеш дип исәплим. Бу минем шәхси фикерем. Мин Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның эшчәнлеген әлеге президенттан зуррак дип бәялим. Монысы да шәхси фикерем. Ә “Уң татарлар”дагы форумнарга теләсә нәрсә язучыларга кысылышым юк. Бу сәхифәне оештыручылар фикере түгел.

Чарада ниндидер бер фикергә килү булмады.
XS
SM
MD
LG