Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда инглиз телендә радиостанция ачарга җыеналар


Казан күренеше
Казан күренеше

Татарча радиолар ешлык ала алмаганда Сингапурның "Радианс" ширкәте һәм "Татмедиа" җитәкчелеге Казанда инглиз телендә радиостанция ачу турында сөйләште.

Казанда инглиз телле радиостанцияне булдыру эше Татарстан ягыннан "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте башлыгының беренче урынбасары Марат Ибләминовка тапшырылган. Аның сүзләренчә, Сингапурның "Радианс" ширкәте бу радионы ачу тәкъдиме белән чыккан.

"Дөньяның 13 илендә бизнес, шул ук вакытта, белем бирү бизнесы да алып барган "Радианс" ширкәте "Татмедиа"га инглиз телендә сөйләүче радиостанция – уртак ширкәт булдыру тәкъдиме белән чыкты. Татарстан һәм шул исәптән Казанның да дөнья белем бирү челтәренә кушылуын, студентларның белем алу сыйфатын күтәрүне күз алдында тотсак, "Радинас" ширкәте булдыра торган үзәктә белем бирү инглиз телендә булачак. Укытучылар да, студентлар да инглиз теле дөньясына чумсын өчен медиада да практика кирәк. Менә нәкъ шуның өчен бу радиостанцияне ачу тәкъдиме белән чыктылар да инде алар. Радиостанция инглиз телен белүне тирәнәйтү, инглиз телендә аралашуны арттыру өчен булдырылачак", ди Ибләминов.

"СМАРТ Сити Казан" шәһәрчеге проекты рәсеме
"СМАРТ Сити Казан" шәһәрчеге проекты рәсеме
"Радианс" Татарстанда үз бизнесын алып бара инде. Индонезия, Сингапур, Малайзиядә 12 отель тоткан бу ширкәт "СМАРТ Сити Казан"га килгән беренче инвестор-резидент булды. Транзит отель, апарт отель һәм Халыкара туризм һәм бизнес бинасын төзүдән тыш "Радианс" Казанда инглиз телендә белем бирү халыкара програмнарын һәм берничә медиа проектны тормышка ашырырга җыена.

Казан халыкара һава аланыннан өч чакрым ераклыкта урнашачак "СМАРТ Сити Казан" киләчәктә Татарстан башкаласының эшлекле, белем бирүдә, фәнни-тикшеренүләрдә иң зирәкләр тупланган, 72 мең тирәсе кеше яшәгән яңа бистәсе булачак дип белдерелә.

Татарстан икътисадын күтәрү өчен булдырылачак бу үзәктә белем бирү кластеры да эшләячәк. Аңа туризм һәм кунакчыллык университеты ачу, башлангыч мәктәп өчен халыкара операторларны чакыру, чит илләр югары уку йортларының бүлекләрен ачу, медицинада тикшеренүләр үткәрү һәм белем бирү үзәге дә керәчәк.

Яңа радиостанция иң беренче чиратта бу яңа бистәдә укыячак, укытачак һәм эшләячәк кешеләргә йөз тотып ачыла.

Марат әфәнде сүзләренчә, радиостанцияне ачып җибәргәч тә анда башта Сингапур, Британия, АКШ һәм башка илләрдән чакырылган инглиз телле диджейлар эшләячәк. Аннан соң аларны "СМАРТ Сити Казан"ның белем бирү үзәген тәмамлаган яшьләр алыштырачак. "Гел чит ил кешеләренең генә эшләве планлаштырылмаган, үзебезнекеләргә юнәлеш тотачакбыз", ди Ибләминов.

Радиостанцияне кем финанслаячагын, уртак ширкәт булгач "Радианс" һәм шулай ук Татарстан да үз өлешен кертү-кертмәүне аныкламады ул. Бу радиостанцияне ачу өчен бөтен документлар имзалангач кына ул хакта сүз алып бару мөмкин булачагын әйтә.

Марат Ибләминов
Марат Ибләминов
14 октябрьдә "Радианс" белән "Татмедиа" вәкилләренең беренче очрашуы үтте. "Бу очрашу вакытында без фикерләр алыштык, бергә эшләргә килештек. Безгә бу проект кызык тоелды. Ноябрь аенда икенче тапкыр очрашачакбыз. Анда радиостанциянең нечкәлекләре һәм бюджеты турында сүз барачак. Радио кайчан ачылачак соң дигән сорауга килгәндә, "ул инвестицияләр килүгә бәйле булачак", дип белдерә Ибләминов.

Ул бу инглиз телле радио өчен аерым ешлык алыначакмы, әллә башлангыч чорда моңа кадәр эшләп килгән радио дулкыннарында эфирга чыгачаклармы, бу якларын ачмады.

"Тапшыруларны оештыру, техник якларын хәл итү, бу станцияне таныту – минем максатым. Сәяси якларына килгәндә, (Ибләминов ешлык алуны сәяси момент буларак бәяли), бу минем дәрәҗәдә генә хәл ителә торган эш түгел. Шуңа күрә мин ешлыкларның кайдан, ничек булачагы турында җавап бирә алмыйм. Бәлки, ул ешлыкларны бүлүче федераль бәйге комиссиясе аша, бәлки башка юллар белән хәл ителер", ди Ибләминов.

Билгеле булганча, Русиядә ешлык алу иң авыр мәсьәлә булып тора. Бигрәк тә милли телләрдә радио ачарга теләүчеләргә.

2008 елда "Тәртиб FМ" оешып, тапшыруларын сынау рәвешендә эфирга бирә башлаган иде. Бу татарча милли радиостанцияне булдыруның башында да Марат Ибләминов торды. Сынау тәмамлангач, куелган таләпләр үтәлмәде дип белдерелеп “Тәртиб FМ”га даими ешлык бирелмәде, ул ябылды.

Бу хәлгә биш еллап вакыт узгач Ибләминов: "Ул вакытта безне ябачаклары билгеле иде, хәзер инде хәрби сер түгел бу. Сынау рәвешендә 20 октябрьгә кадәр генә эшләргә документларыбыз бар иде. Сынау беткәч, без эшебезне туктаттык", диде. Бу хәлгә сәясәтнең бернинди дә катнашы булмауны белдерә ул.

2013 елның февралендә җырчы Салават Фәтхетдинов та "Салават радиосы"н ачу теләге белән чыккан иде. Ешлыкларны бүлүче федераль бәйгеләр комиссиясе аның теләген канәгатьләндермәгәч, бу хәлне җырчы "февраль бәйгесендә мин түгел, ә бөтен татарлар һәм безнең республика җиңелде" дип бәяләгән иде.

Ибләминов бу хәлгә карата: "Салават абыйны мин бик хөрмәт итәм. Әмма ешлык бирү карарын бер кеше генә түгел, ә федераль бәйге комиссиясе хәл итә. Мәскәүдә үткән бу бәйгедә быел "Мир" һәм "Орфей"га өстенлек бирелде", ди.

Белешмә. Бүген Казанда FMда 23 радио рус телендә, ике радио: "Болгар" һәм "Татар радиосы" татарча тапшырулар алып бара. Татарча тагын бер радио - "Курай" үтә кыска дулкыннарда (УКВ) эфирга чыга.
XS
SM
MD
LG