Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Курай” радиосы FM ешлык өчен көрәшен дәвам итә


Казан думасы депутаты, “Информационная система” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең мөдирләр шурасы рәисе Марат Бикмуллин “Курай”га FM алу кыенлыклары турында депутатлар алдында мэр Илсур Метшинга да җиткерде.

Метшин Бикмуллинга булдыра алганча барсын да эшләрбез дип вәгъдә итте. 16 июль көнне Казан думасы сессиясендә башка мәсьәләләр белән бергә башкалада яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы үтәлешен тикшерделәр.

Бикмуллин сүзләренчә, быелның сентябрь аенда Мәскәүдә тагын FM ешлык алу өчен бәйге үткәреләчәк. “Анда без әзерләгән ешлык түгел, башка берәүләр тарафыннан әзерләнгән ешлык куелачак. Без әзерләгән ешлыкны башкага биргән кебек менә шундый гаделсез уен килеп чыга инде”, ди Бикмуллин.

“Курай” радиосы 3 ел дәвамында Русиянең дәүләт радио ешлыклар үзәгендәге институт белән берлектә үзе өчен аерым бер ешлык әзерләгән булган. Бу эш өчен миллион ярым акча тотылган.

“Бер ел элек экспертиза бу ешлыкны кулланырга мөмкин дигән нәтиҗә чыгарды. Без бөтен сынауларны үттек. Көчле сынаулар үткәрү өчен җиһазлар да сатып алдык. Безнең бөтен документлар әзер булгач, мин Россвязьнадзорга бәйге үткәрү кирәклеген сорап мөрәҗәгать иттем. Федераль канунга күрә, ешлык кына җитми, ә тапшырулар концепциясе дә бәйгедә җиңәргә тиеш”, ди Бикмуллин.
Татарстанда теркәлгән 86 радиостанциянең 6 сы гына татарча сөйли

Аның сүзләренчә, Мәскәүдә әлеге бәйге үтә торган төркемдә барлыгы 12 кеше. Шуның берсе федераль бүлгедән, ә икесе Татарстан вәкилләре икән. Элемтә министрлыгы чиновникларыннан кала бу төркемдә Русия журналистлар берлегеннән Михаил Федотов, күренекле актер Геннадий Хазанов кебекләр дә бар икән. Марат Бикмуллин “Татмедиа” башлыгы Марат Моратовтан әлеге бәйге алдыннан теләктәшлек сораган булган. Моратов ярдәм итәрбез дигән.

“Бәйге вакытында нишләптер тавыш көтелмәгән “Студенческое радио”га бирелде. Федерал конкурс комиссиясе “Татмедиа” катнашы белән без әзерләгән ешлыкны “Студенческое радио”га бирде”, ди Бикмуллин.

“Курай” радиосы оешканга 14 ел. Бүгенгә кадәр дотациядә ул. Марат Бикмуллин тапкан акчага яши. Радионы тоту өчен генә дә айга 50 мең сум акча китә икән. Үзләренең милли асылын югалткан кешеләр, алар беркайчан да мөкәммәл була алмый, мин радионы FMга күчерү өчен бөтен көчемне куячакмын, ди Бикмуллин.

Үз вакытында моннан 3 еллар чамасы элек тагын бер татар радиосы “Тәртип- FM” да дөньяга чыгарга тырышып караган иде. Ешлык алып сынау рәвешендә (тест-Н.А) эшләп караганда канун боза дип яптырдылар.

Аны оештырган “Европа Плюс”нең Казандагы бүлеге башлыгы Марат Ибляминов сүзләренчә, алар да Мәскәүдә үтә торган һәр бәйгедә катнашалар. Әлегә кадәр бирергә теләмиләр. “Без Татарстанның яңа президенты ярдәм итәр дип өметләнәбез”, ди Ибляминов.

“Татмедиа” мәгълүматларына караганда, 2009 ел ахырына Татарстанда 86 радиостанция теркәлгән булган. Шуның 22 се татар һәм урыс телләрендә, 58е бары тик урыс телендә, ә 6сы гына татарча сөйли.
XS
SM
MD
LG