Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар Навальные" коррупциягә каршы көрәш башлый


Тимур Тимуршин
Тимур Тимуршин

Тимур Тимуршин үзен сәяси һәм бизнес оешмалардан азат кеше дип атый һәм көрәшне кешесенә, вәкаләтенә карамыйча алып барырга вәгъдә итә.

Казанда танылган блогер Тимур Тимуршин "Антикоррупция" дигән төбәк ара иҗтимагый оешманы төзү турында игълан итте һәм бар телегән кешене хезмәттәшлеккә чакырды.

"Хәзер минем исәптә кимендә биш эш бар", дип сөйли ул. Алар арасында Харовое күлен бетерүгә каршы көрәш, Буа районында “Коммуна” хуҗалыгы пайларынның бер депутатка күчүе, Казан янындагы “Кояшлы” авылында югары дәрәҗәле түрәләргә һәм аларның туганнарына юк бәягә җир өләшү һәм башка шундый эшләр бар.

Һәркем Навальный кебек була ала

Тимуршин ватандашлык җәмгыятенә ышана һәм һәр көше Русиянең бу афәте белән кулыннан килгәнчә көрәшергә тиеш дип саный. Шуңа ул теләгән һәркемне үзенең яңа оешмасы белән хезмәттәшлек итәргә чакыра. "Безгә тикшеренүләр үткәрә белүче кешеләр, хокукчылар, бәя бирерлек белгечләр кирәк", ди ул. Шулай ук финанс ярдәм күрсәтүче һәм коррупциягә каршы көрәшне хуплаучы иганәчеләрне дә җәлеп итмәкче ул.

Тимур Тимуршин коррупционерларның җәзасызлыгы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Тимур үзе дә аңа ышанган кешеләр алдында җаваплылык тоеп яшәвен һәм ярдәм итү вәгъдәсеннән кире кайталмавын әйтә. "Мәсәлән Буа районында җир пайларыннан коры калган авыл халкы миңа өмет итә", ди ул.

Тимуршин коррупциягә каршы оешма төзү турында үзенең блогында язып чыккач, "Татарстанның үзенең Навальные барлыкка килде" дигән комментарлар күренә башлады. Әмма Тимуршин үзен бу сәясәтче белән чагыштырмаска чакыра. "Безнең платформалар төрле, ул леберал, мин социалист", дип әйтә ул.

Тимуршин артында кем тора?

Шул ук вакытта блогер Навальный һәм шул юнәлештә эшләүче Русиякүләм, чит ил оешмалары белән берничек тә бәйле булмавын белдерә. Чит илләрдән грантлар алып эшләү гаепләвен дә ул җиңел генә кире кага, "аның өчен бер елдан артык эшләргә кирәк, без але теркәлүне дә тулысынча үтмәгән", ди ул.

Тимуршинга “сезнең артта кем тора, сезгә шәһәр үзәгендә офис тотарга кем акча бирә” дигән сораулар яудыралар. Ул "офисны үз акчама арендага алдым, андагы хезмәткәрләр бушлай, ярдәм итәр өчен йөри", дип җавап бирә.

“Минем артта Русия һәм Татарстан президентлары тора, алар бит коррупциягә каршы аяусыз көрәш алып барырга куша” ди ул.

Тимур Тимуршин Навальный белән чагыштыруга каршы
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

"Иң югары дәрәҗәдә коррупциягә каршы аяусыз көрәшне алып барырга курыкмыйсызмы? Гаиләгез, балаларыгыз, туганнарыгыз өчен борчылмыйсызмы?", дигән сорауга да җавап бирде Тимуршин.

"Юк, курыкмыйм! Моңарчы минем хакимиятләр белән проблем булмады, мин бит Русия һәм Татарстан президентлары күрсәткән коррупция белән көрәш юнәлешеннән барам. Ошамый икән, бу эш белән шөгыльләнергә ярамый дисеннәр!" диде ул. Блогер элегрәк бизнес ширкәтләрдә җитәкче урынында эшләгән, тормышы мул һәм тыныч булган. Бу эшкә тартылуын ул гаделлек эзләү теләге белән бәйләп аңлата.

Кем ул Тимуршин?

Моңарчы ул Мәскәү сайлауларына ихтыяри күзәтүчеләрдән торган "Казан десанты"н оештырып алып барган. Ә аңа кадәр Татарстанда, Апас районында сайлауларда бәйсез күзәтүче булып эшләп алган. "Сайлауларның чынлыкта ничек үткәнен күрдем инде" ди ул.

Беренче тапкыр киң җәмәгатчелеккә Тимуршин исеме ярты еллап элек аның Твиттер челтәре аша Татарстан президентына мөрәҗәгать иткәннән соң билгеле булды.

Ул вакытта Тимур Тимуршин Рөстәм Миңнехановның игътибарын Казанда Харовое күлен бетереп анда Казан хакимиятләренә якын оешманың йортлар төзергә җыенуга җәлеп иткән иде. Соңыннан Миңнеханов җаваплы оешмаларга блогер сүзләренә игътибар итәргә киңәш итте.

Тимуршин әйтүенчә, икенче көнгә аны Татарстан президенты идарәсенең коррупциягә каршы бүлегенә сөйләшүгә чакырганнар.

Ул вакытта аны тарихи һәйкәлләрне саклау өчен тырышып йөрүче Олеся Балтусова кебек эшкә алачаклар дип уйлаучылар да булды. Әмма алай килеп чыкмады.

Тимуршин сөйләгәнчә, ул Татарстан президенты идарәсендә коррупциягә каршы бүлек җитәкчесе урынбасары белән очрашып сөйләшкән, әмма уртак тел таба алмаган. Анда аңа җәмәгать пулатына барырга тәкъдим иткәннәр, Тимуршин анда да фикер алышып кайткан. “Әмма анда да шулай ук уртак тел таба алмадым” ди ул.

Блогердан ярдәм сораучылар күп булган

Икенче яктан, президент игътибар иткәннән соң, аңа төрле яктан гаделсезлек, канунсызлык турында мөрәҗәгатьләр агыла башлаган.

"Минем почтага күпләп хатлар килә башлады, - дип сөйли блогер. - Аларның күбесе көнкүреш бәхәсләре, оешмалар арасындагы низагларга кагылышлы иде, әмма араларында коррупция очраклары хакында да хатлар булды."

Алар нигезендә тикшерү үткәрү һәм җирле, федераль оешмаларга кәгазьләр юллавын хәбәр итте ул. Хәзерге вакытта Тимур Тимуршин коррупция очраклары турында аңа электрон почтага tim.projects.kazan@gmail.com адресына, яки +7(958)6204787 телефонына, яки Казан шәһәрендә, Карл Маркс урамы, 5нче йорт, 14нче бүлмәгә килеп хәбәр итәргә чакыра.
XS
SM
MD
LG