Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харовое күленә дә Миңнеханов кирәк


Рөстәм Миңнеханов Харовое күлен яклаучылар белән очрашуда
Рөстәм Миңнеханов Харовое күлен яклаучылар белән очрашуда

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Харовое күле янында яшәүчеләр янына барып аларны күл урынында төзелеш башларга җыенган түрәләрдән яклады.

Казандагы Харовое күлен киптереп аның өстендә төзелеш башларга җыенган кешеләрнең өметләре күл тирәсендә яшәүчеләр берләшеп күтәргән җәнҗал нәтиҗәсендә өзелде. Күлне яклаучылар төркеменең Twitter аша чакыруы белән бу урынга килгән президент Рөстәм Миңнеханов җыелган халыкның теләкләрен һәм дәлилләрен тыңлаганнан соң күлне төзелешкә бирү карарын гамәлдән чыгарырга кушты.

Харовое күле
Харовое күле
Бу хәлне Русиядәге “үзенчәлекле демократия”нең ничек эшләвен чагылдыручы чираттагы бер мисал дип атарга була. Күл тирәсендәге йортларда яшәүчеләр әйтүенчә, җирле хакимиятләр аларны хуҗасыз чүплеккә әверелеп барган күл тирәләрендә парк булачак дип ун ел буе ышандырып килгән. Әмма чынлыкта күлнең бер өлешен киптереп һәм бүлгәләп анда төзелеш башлауга әзерлек эшләре алып барылган. Күлне икегә бүлүче дамба төзелгәннән соң аның бер ягы инде кибә дә башлаган.

Узган кышта төзелеш планнары турында белеп алган җирле халык берләшеп чаң кага, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә дистәләрчә хатлар, мәхкәмәләргә гаризалар яза башлады.

Әмма мәсьәлә бөтенләй башка юл белән чишелде. Март аенда күлне яклаучылар төркеменең очрашып сөйләшү тәкъдименә Миңнеханов Twitterда: ”Ярар, килермен”, дип җавап биргән иде. Инде менә республикадагы иң югары түрәнең җыелган халык алдында ишетелер-ишетелмәс тавыш белән бер сүз әйтүе җитте тирә-юньдәгеләр үзләрен парк ачылышындагы кебек хис иткәндәй аны дәррәү “Ура!” тавышларына күмде.



Президент җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының күлне төзелешләргә бирү карарын гамәлдән чыгарырга кушты. Шулай итеп моны халык теләгенең, демократиянең тантана итүе дип күрергә була. Мәхкәмә эшләре дә шуның белән тукталып калыр дип көтәргә кирәк. Бу урында төзелеш башларга җыенганнар мәхкәмәләшеп карасын инде менә хәзер. Моңарчы җир асты сулары агымының үзгәреп метрога, тирә як йортларга зур зыян китерү мөмкинлеге турындагы дәлилләр дә, күлдә Кызыл китаптагы кошларның булуы да, белгеч-галимнәрнең сүзләре дә, имза җыюлар, хатлар, мәхкәмәләр дә мәсьләне чишәргә ярдәм итмәгән иде. Ә президентның килеп бер сүз әйтүе җитә.

Күлнең бүлгәннән соң кибә башлаган өлеше сулы өлеше белән тоташтырылыр һәм бу урында матур күлле парк булыр дип көтәргә кирәк. Халык сораганны һәм таләп иткәнне ишетмәүче түрәләр югарыдан кушканны башкармый калмас.

Җомга көнне республика башлыгы тиздән Универсиаданы кабул итәчәк Казанның җимерек хәлдәге кайбер биналарын да карап үз сүзен әйтте. Федераль милектәге тарихи Дворяннар җыены кунакханәсе бинасын Татарстан карамагына күчерү эшләрен озакка сузучы милек идарәсе бүлегенең эшенә дә канәгатьсезлек белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Казанның җимерек хәлдәге биналарын карады
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Заманында Екатерина патшабикә, Александр Пушкин һәм башка күренекле затлар тукталган хәзер җимерек хәлдәге бу бинаны “Ак Барс Банк” тарихи йөзен саклап төзекләндерергә җыена.
XS
SM
MD
LG