Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар ветераннары Обамага хат юллады


Кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары комитеты оештырган матбугат очрашуы. Уртада Тимур Дагджы
Кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары комитеты оештырган матбугат очрашуы. Уртада Тимур Дагджы

Яңа оештырылган Кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары комитеты Акмәчеттә үткән беренче утырышында кырымтатар халкына карата репрессияләрдә АКШның ролен билгәләп АКШ президенты Барак Обамага мөрәҗәгать кабул итте.

Комитет Обамадан кырымтатар халкыннан рәсми рәвештә гафу үтенүен сорады һәм репрессияләр нәтиҗәсендә кырымтатарларга китерелгән матди, әхлакый зыянны компенсацияләргә чакырды.

Комитет рәисе итеп сайланган Тимур Дагджы әйтүенчә, бу мөрәҗәгать Украина президентына, БДБ илләре, Европа шурасы җитәкчеләренә, матбугат чараларына да юллана.

Комитет кырымтатарларның 1944 елда Кырымнан сөрелүендә АКШның да гаебе бар дип яза Обамага юллаган мөрәҗәгатендә.

“Кырымтатарларның Кырымнан сөрелүенең сәбәбен сугыш елларындагы коллаборационизм итеп күрсәтү тик бер сылтау гына иде. Бу кырымтатарларны Кырымнан куып чыгару өчен уйлап чыгарылган сәбәп, бу сафсата һәм яла ягу. Архив документларыннан аңлашыла ки, килеп чыккан вазгыятьтә АКШның гаебе бар. Фашист Германиясенә каршы сугышкан Советлар берлегенең авыр хәленнән файдаланган АКШ Сталинны Кырымны кырымтатарлардан арындырырга мәҗбүр итте. Без Сталинны акламыйбыз, ләкин сезнең илегез, ул елларда президент булган Рузвельт һәм аның тирәсендегәләр кырымтатар халкының геноциды, халыкның бөтен фаҗигасе өчен шулай ук җаваплы”, диелә Обамага юлланган хатта.

Комитет кырымтатарларны Кырымнан сөрүнең төп сәбәпләреннән берсе итеп Кырымда яһүд автономиясе төзү планын күрә. Тимур Дагджы сөйләвенә караганда, бу планны Кырымда гамәлгә ашыруга АКШның "Джойнт" исемле яһүд хәйрия оешмасы алына. Узган гасырның егерменче елларындагы ачлык чорында "Джойнт" оешмасының җитәкчеләреннән берсе булган Иосиф Розен совет хакимиятенә советлар илендә Херсон, Одесса, Сочи, Абхазия яки Кырым җирләрендә яһүд автономиясе төзүне тәкъдим итә. Бу тәкъдим нигезендә ВКП(б) политбюросында булган фикер алышу нәтиҗәсендә яһүд автономиясен Кырымда оештыру планы барлыкка килә.

Кырым Калифорниясе

Бу план артында узган гасырның егерменче елларында Филадельфиядә үткән Америка яһүдләре корылтае тора. Корылтайда катнашкан 5 мең кеше арасында АКШның иң бай 200 гаиләсе дә була, делегатлар алдында АКШның булачак президентлары Һерберт Һувер һәм Франклин Рузвельт та чыгыш ясап бу планны хуплаганнар, ди Дагджы. Аның әйтүенчә, корылтайда Советлар берлегендә яһүдләрне урнаштыру өчен җир мәсьәләләре комитеты рәисе Петр Смидович та Советлар берлеге исеменнән АКШ кредитларына алмашка Кырымда яһүдләр урнаштырылачагын белдәрә.

Шулай ук яһүдләр АКШ–СССР мөнәсәбәтләренә дә уңай тәэсир итәчәкләрен, аларны яхшыртачакларын вәгъдә итәләр. Мәскәү мондый аңлашманы хуплый.

Шулай итеп "Кырым Калифорниясе" исемле проект барлыкка килә. Бу проект нигезендә Кырымга Украина, Беларустан 500 мең яһүдне күчерү планлаштырыла.

Бу програм өчен "Агро-Джойнт" советлар хакимиятенә 20 миллион доллар аера. РСФСР Үзәк башкарма комитеты исә 375 мең һектар Кырым җире өчен облигацияләр чыгара һәм аларны АКШта "Агро-Джойнт" тарата. Облигация шартларын үтәү 1954 елда гамәлгә ашырылырга тиеш була.

Бу проектка Кырымның кырымтатар җитәкчелеге каршы чыга. Кырым Үзәк башкарма комитеты рәисе Вели Ибраимов Кырымга Румыния, Болгарстаннан мохаҗирлектә яшәгән 20 меңләп кырымтатарны кайтару планын әзерли һәм 1925 елда Мәскәүгә тәкъдим итә. Мәскәү бу тәкъдимне якламый. Бары тик тауларда яшәгән кырымтатарларны далага күчерергә генә рәхсәт итә. 1928 елда Вели Ибраимов, Кырымның Халык комиссарлары шурасы рәисе Осман Дерен Аерлы һәм тагын бер төркем кырымтатар җитәкчелеге репрессияләнә.

1937 елга кадәр Кырымга 150 меңләп яһүд күчерелә, 250 яһүд күмәк хуҗалыгы төзелә. Билгеле, бу эш Коминтерн аша да алып барыла һәм Кырымга китерелгән яһүдләр арасында фәлестин җирләреннән китерелгән яһүдләр дә була. Алар өчен Кырымның Сак районында төзелген күмәк хуҗалыкларның калдыклары, зиратлары бүген дә сакланган.

Ләкин соңыннан Сталин бу програмга салкын карый башлый һәм аны яба, акчаларны исә кайтармый. Бу мәсьәлә сугыш чорында, 1943 елда Тәһранда узган конференциядә күтәрелә. Икенче фронтны ачу мәсьәләсе хакында сүз барганда Кырым җирләре облигацияләренең шактый өлешен тотучысы Рузвельт “Кырым Калифорниясе” проектын гәмәлгә ашыру мәсьәлесен Сталин алдына кискен итеп куя.

Нәтиҗәдә Сталин 1944 елның 18 маенда кырымтатарларны Кырымнан сөрә. 19 көннән соң икенче фронт ачыла. 1944 елда АКШ илчесе Аверелл Һарриман Сталин һәм Молотов белән очрашып американнарның Кырымда республика төзү, анда дөньяның төрле якларыннан яһүдләрне җыю өчен Кырым икътисадына 10 миллиард доллар кертергә әзер булуын белдәрә.

1945 елда Ялта конференциясенә килгән Рузвельт Кырымның кырымтатарлардан арындырылганлыгын күрә һәм монда “Кырым Израилен” төзү мөмкин булганын аңлый. Ләкин 1945 елда ул вафат була.

Тимур Дагджы Сталинның бу проекттан баш тартуын американнарның анда хәрби көчләр урнаштыру мөмкинлегеннән куркуы белән аңлатты.

Яһүд автономиясе төзеләчәк Кырымдагы Акъярда (Севастополь) Советлар берлегенең Кара дингез хәрби флоты базасы булуын АКШ теләми иде. Вашингтон базаны Кырымнан икенче урынга күчерү мәсьәләсен күтәрә башлый. Сталин исә яһүд автономиясе артында төп максат хәрби база мәсәләсе ятуын, АКШның Акъярда үз базасын урнаштыруны планлаштырганын аңлап бу проектны якламый. “Кырым Калифорниясе” проектында катнашучыларның һәммәсе шпионлыкта гәепләнә һәм репрессияләнә.

1946 елда Сталин Болгарстан аша Фәлестин җирләрендә сугышкан яһүд гысъянчыларына корал белән ярдәм итә. 1948 елның 14 маенда барлыкка килгән Израил дәүләтен беренче булып Советлар берлеге һәм Кушма Штатлар таный.

1954 елда Никита Хрущев Кырымны РСФСРдан Украина совет республикасына күчерә. Шулай итеп АКШ кредитлары мәсьәлесе дә ябыла, чөнки "Агро-Джойнт" кредитларын РСФСР алган иде, ә Украинаның моңа һичбер бәйләнеше юк иде.

Кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары комитеты сөргенлек нәтиҗәсендә һәлак булган кырымтатарлар – халыкның яртысы иде дип белдерә һәм "ни өчен сугыш елларында зыян күргән яһүдләргә Германия ярдәм итә, ә кырымтатарлары мәсьәләсенә килгәндә, АКШ читтә тора?" дигән сорауны күтәрә.

Матбугат очрашуыннан соң Азатлык әлеге оешма җитәкчесе Тимур Дагджы белән әнгәме корды:

– Тимур әфәнде, сез сөйләгәннәрегезне архив документлары белән исбатлый аласызмы?

– Бу хакта матбугатта инде күптән язалар, интернет та мондый документлар белән инде күптән тулы, аны беркем инкяр итми. Мин бу язылганнарның тик бер өлешен генә күлландым.

– Ә сез Обамага бу хатны ничек җиткерергә планлаштырасыз?

– Без аны АКШның Украинадагы илчелеге аша җәбәречәкбез. Хатны инде инглиз теленә тәрҗемә иттек.

– Ә бәлки матбугат очрашуы үткәрү алдыннан АКШның Украинадагы илчесе белән очрашып аларга мәсьәләне анлату яхшырак булмас идеме?

– Илче белән күрешү өчен күп вакыт кирәк булыр иде дип уйладык, шуңа күрә бу юлдан киттек.

– Обамадан яки АКШтан нинди ярдәм көтәсез, нигә бу мәсьәләне сез хәзер күтәреп чыктыгыз?

– Беләсезме, Канада, Норвегия, Швейцария кебек Европа илләре кырымтатарларны урнаштыру максатындагы төрле проектларга ярдәм иттелер, ә АКШ берничек тә ярдәм итмәде. Бездә АКШ кырымтатарларга ярдәм итәр дигән кечкенә генә өмет бар. Аллаһ ни бирмәгән? Бәлки, халкыбызга аз гына булса да ярдәмебез тияр дип уйлыйбыз.

– Әгәр дә сез уйлаган кебек барып чыкмаса, мондый мөрәҗәгатьне БМОга юллаячакбыз, дидегез матбугат очрашуында. Моннан нәрсә көтәсез?

– Безнең максат – дөнья илләре кырымтатар мәсьәләсен белсен, без моны дөнья җәмәгатьчелеге белсен дип эшләячәкбез.

– Кырымтатарларны Кырымнан сөрүнең сәбәбен Кырымда яһүд автономиясе төзү проекты белән бәйлисез, ә бит 1943 елда Төньяк Кавказдан чеченнарны, ингушларны, карачайларны, балкарларны, хәтта калмыкларны сөргән иделәр. Алар өчен нинди сәбәп бар иде?

– Советлар Берлеге Төркияне дә яулап алырга планлаштыра иде. Бу сәбәптән Сталин тылны чистарту максаты белән Төркиягә симпатияләре булган бу халыкларны туган җирләреннән куып чыгарды. Аны бары тик АКШның атом бомбасы гына Төркияне яулап алудан баш тартырга мәҗбүр итте.

– Матбугат очрашуында бәян ителгән фактларга яһүд оешмаларыннан реакция булмадымы?

– Юк булмады.

– Ә Кырымтатар мәҗлесеннән?

– Булмады. Без бит халкыбызга ниндидер ярдәм булсын дип моны эшлибез.

– Бәлки, бу эш Украинаның рәсми дәүләт оешмалары аркылы эшләнгән булса, файдасы күбрәк булыр иде?

– Украина үзе бик авыр вазгыятьтә булу сәбәпле кырымтатар мәсьәләсен хәл итә алмый һәм хәл итәргә теләми дә. Украина 20 ел дәвамында безнең халкыбыз белән бәйле бер канун да кабул итмәде. Без "де факто" Кырымда бар, ләкин "де юре" без монда юк кебек. 1954 елда Кырым РСФСРдан Украинага бирелгәннән соң, Украинадан Хрущев исеменә кырымтатарларны Кырымга кертмәгез дигән телеграмнар юллана башлаган иде.

– "Джойнт" оешмасы, яһүдләр "Кырым Калифорниясы" проектыны яңадан күтәреп Украина алдына куя алалармы?

– Бу хакта Украина белән бернинди аңлашма да имзаланмады. "Джойнт" бу мәсьәләне РСФСР алдына куя ала иде 1954 елга хәтле, бу хакта миндә мәгълүмат юк. Кырым 1954 елда Украинага бирелде. Шулай итеп мәсьәләгә нокта куелды дияргә мөмкин. Яһүдләр акчаларын бушка юк иттеләр, ә 70 ел эләк ватаннарыннан куылган кырымтатарларның 46 проценты сөргенлектә һәлак булды. Буген без туган җиребездә урнаша алмыйча яшәргә мәҗбүрбез. Бездән 1944 елда тартып алынган йортлар, милкебез, җирләребез, илебез, автономиябез кайтарылмый.
XS
SM
MD
LG