Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мэриясе оппозиция йөрешен үткәрүне кире какты


Оппозиция 26 октябрьдә Мәскәү үзәгендә йөреш үткәрергә теләгән иде, әмма мэрия рөхсәт бирмәде. Бу хакта “Интерфакс”ка Мәскәү төбәк иминлеге департаменты башлыгы урынбасары Василий Олейник белдергән. Ул шулай ук мэриянең чара өчен башка урын тәкъдим итмәячәген дә әйтә.

Узган атнада оппозициянең протестлар комитеты “Сазлык тоткыннарын һәм бөтен сәяси ябылудагыларны иреккә” дигән йөреш үткәрү тәкъдиме белән Мәскәү мэриясенә мөрәҗәгать итте. Анда 30 мең кеше катнашачагы күрсәтелде.
XS
SM
MD
LG