Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясәвиев Дмитриевага теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыга


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
Казан федераль университеты галиме, активист Искәндәр Ясәвиев 21 октябрь көнне 13 сәгать 30 минутта Ирек мәйданына ялгыз пикетка чыга. Бу чараны ул Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең Эльвира Дмитриевага карата чыгарган карарына һәм Русиядә яшәүчеләрнең конституциядә язылган хокуклары бозылуга протест йөзеннән үткәрә.

Ясәвиев хәбәр итүенчә, ул Татарстан хөкүмәте бинасы һәм мәдәният министрлыгы бинасы, Зур концертлар залы каршындагы бакча почмагына басачак. Кулына бернинди шигарь дә тотмаячак, бары тик кулы белән авызын гына каплап торачак.

Кичә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе, Эльвира Дмитриеваны Навальныйны яклап хакимиятләр белән килешенмәгән чара үткәрде дип гаепләп, аңа 20 мең сум штраф түләтү карары чыгарды.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов, Дмитриеваның яклаучысы буларак, Вахитов районы мәхкәмәсе карарын дәлилләнмәгән дип белдереп, Татарстан югары мәкхәмәсенә шикаять итәчәген әйтте.
XS
SM
MD
LG