Чечня башкаласы Грозныйда Мәхмүт Эсамбаев исемендәге V бию бәйгесе узды. Бәйгедә Русиянең 12 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан килгән биючеләр, шулай ук Абхазия, Әлҗәзәир, Казакъстан һәм Болгарстанна барлыгы алтмышлап биюче катнашты. Биючеләр өч номинациядә -- ялгыз бию, парлы бию һәм 3-4 кешелек төркемнәрдә бию номинацияләрендә бәяләнде. Бәйгене оештыручылар бу чара белән Русия һәм дөнья халыкларының бию сәнгатен саклау һәм камилләштерүгә, яшь буынны җәлеп итүгә өлеш кертергә теләүләрен белдерә.
Грозныйда Эсамбаев исемендәге бию фестивале узды

1
Мәхмүт Эсамбаев исемендәге V бию бәйгесе узган сәхнә.

2
Биючеләр залга шушы кызыл келәм аша узды.

3
Татар вәкилләре бәйгедәге башка биючеләр белән аралаша.

4
Татарстан җыр һәм бию ансамбленнән Раил Ганиев һәм Айгөл Кыямова.

5
Ингушлар.

6
Әлҗәзаир биючеләре бәйге залына керә.

7
Карачайлар.

8
Кавказ биюләре.

9
Кавказ биючеләре бәйгегә әзерләнә.

10
Чечен биюе.

11
Абхазия вәкилләре.

12
Абхаз биючесе.

13
Чечен егетләре.

14
Чечен кызлары.

15
Чечен кызлары биюе.

16
Биюче чечен кызлары башкаларның биюен карый.

17
Урыс кызлары бии

18
Калмыкстан биючесе

19
Казакъстан биючесе

20
Нанай биючесе.