Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кояшлы бистәсендә коррупция очраклары табылмаган


Кояшлы бистәсе өчен бер дизайн студиясе ясаган проект үрнәге
Кояшлы бистәсе өчен бер дизайн студиясе ясаган проект үрнәге

Хокук яклаучылар коррупция турында язып тора, тикшерүче оешмалар алар китергән мәгълүматларны кире кагып тора.

Узган җәйдә әйләнә тирә мохитне яклаучы активист Неля Биктимирова Казанның Идел буе районында сакланырга тиешле табигать почмагында, Кояшлы бистәсендә югары дәрәҗәле түрәләрнең юк бәягә җирләргә ия булуы турында "Московский Комсомолец" газетында тәфсилле мәкалә бастырган иде. Казан блогеры Тимур Тимуршин да бу хәлне коррупциягә каршы оешма төзүгә сәбәпче булды, дип язып чыккан иде.

Бу көннәрдә әлеге мәсьәләгә Русия тикшерү комитетының Татарстандагы бүлегенең карашы билгеле булды. Әлеге оешма җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий мәгълүмат чаралары сорауларына җавап бирде.

Аның әйтүенә караганда, шушы көннәрдә Кояшлы бистәсендә җирне канунсыз сатуга кагылышлы мәгълүматлар нигезендә тикшерүгә кадәр чаралар тәмамланды. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә җинаять эшен ачу үтенече кире кагылды, дип аңлатты Шептицкий.

Аның сүзләренчә, тикшерүчеләр Кояшлы бистәсенә кагылышлы бөтен документларны тикшергән, җирне бирү карарларын кабул иткән Казан шәһәр башкарма комитеты һәм башкаланың милек һәм җир комитеты хезмәткәрләре белән сөйләшкән. Нәтиҗәдә, җинаять дип атарлык фактлар ачыкланмаган, дип әйтте Шептицкий.

Ягъни, Тикшерү комитеты вәкилләре Кояшлы бистәсендә җирне юк бәягә сатып бирүне канунга сыя торган гамәл дип санаган.

Кояшлы бистәсе ял итү урыны була алмады

Эколог Неля Биктимирова үзенең мәкаләсендә әлеге хәлгә кагылышлы тәфсилле документлар һәм саннар китергән иде. Аның әйтүенә караганда, 2010 елда әлеге җирләр Казан янында ял итү базасын төзү өчен бүлеп бирелгән.

2011 елда бу хактагы документка Казан башкарма комитеты башлыгы Сергей Песошин кул куйган булган. Анда ат абзарлары, кунак йортлары төзелергә тиеш булган.

Бу хакта Казан баш архитекторы Прокофьева да тиешле документ имзалаган. Казан башкарма комитетының җир һәм милек комитеты әлеге җирләрдә туристик база төзү өчен “Аудит һәм консалтинг үзәге” дигән ачык акционерлык җәмгыяте белән аренда килешүен төзегән.

Соңыннан Казан башкарма комитеты башлыгы Песошин әлеге җирләрнең арендасын өч елдан җиде елга озайту һәм бу җирләрне 5-10 сутыйлы пайларга бүлгәләү карарын имзалый. Бу һаман да туристик база төзелеше дип санала.

Кояшлы бистәсенә затлы "бакчачылар" җыела

"Кояшлы" шәһәр бистәсе өчен шәһәрдәге бер дизайн студиясе ясаган проект үрнәге
"Кояшлы" шәһәр бистәсе өчен шәһәрдәге бер дизайн студиясе ясаган проект үрнәге
2011 ел ахыры - 2012 елда “Аудит һәм консалтинг үзәге” җәмгыяте җирләрне сата башлый. Ничә пай булуына карамастан бары 100 мең сумга гына. Бу җирләрне зур түрәләр алып кала. Алар арасында республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, эчке эшләр министрының элекке урынбасары, тикшерү идарәсенең элекке башлыгы Алексей Селивановский, кадастр пулатының Татарстандагы бүлеге башлыгы Ленара Мозаффарова, Казан башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсел Абулхаков, Татарстанның Русиядәге вәкиллеге хезмәткәре Рөстәм Әмирханов, Казан шәһәр думасында сәламәтлек саклау һәм әйләнә тирә мохитне саклау комитеты башлыгы урынбасары, 1нче ашыгыч ярдәм хастаханәсе башлыгы Владимир Беляков, конституция мәхкәмәсе рәисе урынбасары Рәисә Сәхиева, Югары мәхкамә хөкемдары Лариса Имамова, дәүләт алокголь инспекциясе башлыгы Игорь Марченко, Казан шәһәр башкарма комитетының ул вакыттагы җир һәм миллек комитеты башлыгы Ирек Фаттахов һәм башка югары дәрәҗәле түрәләр һәм аларның туганнары бар.

3 миллион урынына 100 мең сум

"Московский Комсомолец" газетында басылган әлеге исемлектә барлыгы 37 исем китерелә. Һәрберсе ун сутый тирәсе бер йә ике пай җир алган. Бу җирләрнең кадастр бәясе 1 кв. метр өчен 3 мең сум тирәсе булган. Ягъни Казан түрәләре 100 мең сумга 3 миллион сумлык пайлар алган булып чыга.

Соңыннан Казан шәһәр думасы бу Кояшлы бистәсен сакланырга тиешле зонадан бакча җирләренә әйләндереп куя. Шулай итеп җирнең бәясе нык кына төшә. 2013 елдан бу җирләрнең кадастр бәясе 500 сум тирәсе генә була һәм аларның арендасы да 90 сумнан 1 сумга төшерелә. Аннан соң кайбер түрәләр үз пайларын күршеләренә сатып җибәрә, нәтиҗәдә кемдер 20, 30, 60 сутыйлык җир пайларына ия була. Ә канун нигезендә бакча җире 15 сутыйдан артмаска тиеш. Ягъни бу бистәдә түрәләр юк бәягә торак җирләрен сатып алган, дип нәтиҗә ясаган активист Неля Биктимирова.

Бу җирләр аукционда үз бәясенә сатылган булса, Казан шәһәр башкарма комитеты 180 миллион сумга баеган булыр иде.

Коррупция юк, көндәшлек кануны гына бозылган

Биктимирова язганча, Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы идарәсе монда бернинди җинаять күрми.

Инде белгәнебезчә, Русия Тикшерү комитетының Татарстан бүлеге дә җинаять эшен ачудан баш тарткан. Әмма активистларның өметләре сүнмәгән әле.

Аларның шикаятьләренә монополиягә каршы федерал хезмәтнең Татарстан идарәсе колак салырга булган. Бу оешма түрәләрне җирләрне ачык бәйгегә куеп сатмауда гаепләп эш ачкан, "Көндәшлек турында" федераль канун бозылган дигән карар чыгарган.

Әлеге оешма Казан шәһәр хакимиятенә элек төзелгән килешүләрне көченнән чыгару, җирләрне кире кайтару күрсәтмәсен биргән. Әмма Казан шәһәр башкарма комитеты да, аның җир һәм милек комитеты да бу карарлар белән килешмәгән. Комитетның яңа җитәкчесе бу мәсьәлә хакында бер ни белмәвен әйтә. Җирләрне саткан “Аудит һәм консалтинг үзәге” дигән ачык акционерлык җәмгыяте таратылган инде.

Ә Кояшлыдагы пайларның хуҗалары инде күптәннән арзанга алып калган җирне үз милке итеп теркәп йөри.
XS
SM
MD
LG