Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хайван хокукларын якладылар


Казанда хайван хокукларын якладылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

Казанда хайван хокукларын якладылар

20 октябрьдә Русиянең 45 шәһәре белән беррәттән Казанда да хайваннарны яклау пикеты узды. Оештыручылар хайван тиреләреннән тегелгән киемнән баш тартырга чакырды.

Бауман урамында узган пикетта катнашучылар кулларына хайван рәсемнәре төшерелгән һәм урыс телендә язылган шигарләр күтәреп торды. "Тире өчен хайваннарны үтермәгез", "Мин юк инде, чөнки мине кешеләргә тун тегү өчен үтерделәр", дигән һәм хайваннар исеменнән язылган башка шигарләр дә җилфердәде.

Шигарләр арасында Татарстанга кагылышлылары да күренде. Шуларның берсе Татарстан президентына аталды. "Татарстан президенты! Хайваннарны күпләп үтерүне туктату сезнең кулда", дигән шигар белән республика президентыннан ярдәм соралды.

Пикеттагы шигарләрдә быелның җәендә Казанда узган Универсиада һәм "Бердәм Русия" партияләре дә телгә алынды.

"Универсиададан соң Татарстан янә хуҗасыз этләрне үтерү үзәгенә әйләнә. Оят. Татарстан бюджетыннан бу вәхши эшләргә 19 миллион рубль бүленгән. 2013 ел ахырына кадәр 45 көн эчендә 5170 хайван үтерәчәкләр" һәм "УФАС һәм прокуратураны искәртәбез: бу эшләргә аукцион әле үткәрелмәгән, ә аның җиңүчесе инде билгеле. Ул - "Бердәм Русия" партиясеннән Казан шәһәр думасы депутаты Нуруллин" дигән ике шигарне төрле кешеләр алмашып күтәреп торды.

Пикетны оештыручыларның берсе, "Яшәү хокукы" хәрәкәте җитәкчесе Фидаил Үтәгәнов, XXI гасырда яшәүче адәм баласының хайван тиресеннән тегелмәгән кием кияргә мөмкинлеге булуын белдерде.

"Хәзер безнең алдынгы технологиябез дә, фәнебез дә хайван тиресеннән баш тартырга мөмкинлек бирә. Безгә хайваннарыбызны тиреләре өчен генә үтермәскә кирәк. Без шушы пикет белән аларны сакларга дип чыктык. Бу акция русиякүләм чара. Казан белән бергә тагын 45 шәһәрдә шушындый чаралар уза. Җәмәгатьчелек моны белергә тиеш", дип белдерде ул.

Фидаил Үтәгәнов сүзләренчә, Русиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда Казанда хайван тиресеннән тегелгән туннар һәм башка киемнәрдән киенүчеләр күбрәк икән.

"Кызганыч, Казанны әле Русиянең тире башкаласы дип тә әйтәләр. Әнә урамнардагы реклам рәсемнәренә генә бер күз салыгыз. Бөтен шәһәр чәшке туннар рекламы белән тулган. Европада хайван тиресеннән тегелгән киемне кию оятсызлык санала, ә бездә кызганыч престиж булып тора", дип әйтте Фидаил Үтәгәнов.

Бауман урамындагы сәгать янында бер сәгатьтән артык барган пикет тыныч узды. Тәртип сакчылары да милли һәм дини темалы пикетлар белән чагыштырганда азрак күренде.
XS
SM
MD
LG